Логотип Идель
Әдәбият

УРМАН ДЗЕН

Урманга керсәм мин югалам. Дөресрәге, озын, меңъеллык агач-куакларны күреп исем китә. Монда бар да башкача - урманча. Мин эчкәрәк керүгә урман сөйләшә башлый : “тагын берәү бар” дип күзгә күренмәгән ияләр бер-берсенә хәбәр итә кебек. Тирә-ягым зыңлый, шаулый, сайрарга керешә. Хәзер минем бу галәмгә аяк басуымны бөтен урман белә кебек.

Сак кына басарга тырышып тагын да эчкәрәк үтәм. Шул вакытта аяк астында ботак шартлап сынса, чәчләрем үрә тора. Уяттым – хайваннарны, убырларны, урман иясен. Хәзер алар төрле тарафлардан эшләрен ташлап минем янга ыргылды кебек. Шуңа күрә мин урманда кычкырмыйм да, йөгермим дә, кайчак хәтта артка борылып карарга куркам – я тагын берәү карап торадыр.

Агачлар арасында гына булса икән ул күзләр. Юк шул. Җирдә дә бар алар. Йомшак мүк янына караҗиләк (черника), нарат җиләге (брусника) сузылып ятканнар да, мине күзәтәләр. “Алырмы икән мине, юкмы?” – ди сыман алар. Ә мин алам. Җыям. Башка бер-икене шикләнеп, иснәнеп, каранып кына авыз итәм. Беренче тапкыр күрүем бит. Шуннан башлана да инде учлап җыю. Ярату...

Шулай танышам, дуслашам урман белән. 
Ә ул нигъмәтләрен бирә генә бара, димәк үз итә. Аяк баскан саен гөмбә, җиләк, чәчәк суза. Мин бит алар белән таныш та түгел – далалы яклардан үзем.

Без барганда инде кошлар сайрамый иде. Без урманның гөмбәле, җиләкле вакытына эләктек. Мари урманнары - бай, матур, таң калдыра. Эх, безнең тирәләрдә дә булсын иде шундыйлар, дип уйлап куйдым. Ә алар юк. Әллә гомумән булмаган, әллә инде булганны юк иткәннәр. Бер теләк тагын да ныгыды - урман утыртырга. Ул үзләре үскән табигый мәгърур урман булмас та, әмма минем шәхси урманым булыр.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев