Логотип Идель
Әдәбият

УСАЛ МАЛАЙ

Адилә Марат кызы Мусина 15 яшь. Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә белем ала ул. Өч телдә иркен сөйләшә, китаплар укый, алты телдә сүз алыша ала. «Чит телләрне үзем өчен өйрәнәм», – ди. Спортны да үз итә. Урта мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамларга хыяллана. Әлеге хикәясе Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесендә уңай бәяләнде.

Адилә Марат кызы Мусина 15 яшь. Әлки районының  Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә белем ала ул. Өч телдә иркен сөйләшә, китаплар укый, алты телдә сүз алыша ала. «Чит телләрне үзем өчен өйрәнәм», – ди. Спортны да үз итә. Урта мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамларга хыяллана.

Әлеге хикәясе Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесендә уңай бәяләнде.  
 
Укытучылар көне иде. Бүген барлык укытучылар да матурдан-матур күлмәкләрен киеп, бераз бизәнеп, чәчләрен ясатып килгәннәр. Укучылар үзләренә сокланып та карап куйгалады. Гадәттә, өлкән яшьтәге мөгаллимнәр мәктәпкә бизәнеп йөрми. Ә менә бүген аларның һәммәсе ничектер яшәреп киткән төсле.  

Татар теле дәресе бара. Укытучы апа, яңа тема аңлатканнан соң, мине такта янына чакырды. Теманы үзләштергәнме, янәсе. Күнегүне эшләп бетердем дигәндә генә, ишек шакыдылар. Ишектә розалар бәйләме тоткан, буе ике метрлар тирәсе булган, көләч йөзле бер егет басып тора иде.

– Илмира Галиевна, керергә мөмкинме?

Рөхсәт сорап класска узган кунак, укытучыбызны кочаклап ук алды, зур  чәчәк бәйләмен тоттырып, бәйрәм белән котлады. Кечкенә буйлы Илмира апабыз, аның янында тагын да бәләкәйләнеп күренде. Аркасыннан чәбәкләп алып:

– Әй, Илнур, бик зур рәхмәт үзеңә. Һәр елны килмичә, бәйрәм белән котламыйча калмыйсың, – дип, май кояшы шикелле елмайды. Аннан хәлләрен сораша башлады.

– Илмира Галиевна, әгәр орышмасагыз, мин арттагы партада утырып, дәрес тәмамлануын көтәрмен. Тәнәфестә туйганчы сөйләшербез. Сезгә сөйлисе яңалыкларым шактый күп, – диде. Укытучыбыз рөхсәт итте.

Икенче рәттә утыручы тиктормас «икеле капчыгы» (начар укыганга шундый кушамат тактык үзенә) Ринат түзмәде:

– Апа, ә бу абый кемегез була-а-а? – дип сузып сорады.

Илмира Галиевна бер егеткә, бер Ринатка карады да, аның шикелле сузыбрак: – Бииик тә беләсегез киләме? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды.

Без барыбыз да: «Әйе!» – дидек. Укытучыбыз сүзен дәвам итте:

– Бу минем бик тә яраткан, үз баламдай якын иткән укучым, элеккеге сыйныфымдагы иң усал малаем, – диде ул, Илнур абыйга елмаеп карап. Ул да елмаеп тора иде. Ринат тагын:

– Усал булса да, шул малайны яраттыгызмы? – диде.

– Әйе, чөнки ул гел дөресен сөйли, дөреслек өчен сугыша, шуның өчен,  хәтта башкаларны яклап, укытучылар белән бәхәсләшә, яшь мөгалимнәр аннан хәтта бераз шүрләп тә тора иде.

Шулвакыт арттан Илнур абый кулын күтәрде:

– Илмира Галиевна, мин сөйләсәм, ярыймы?

Апабыз рөхсәт итте.

– Без алтынчыда укыганда, Илмира Галиевнаны сыйныф җитәкчебез итеп куйдылар. Класста дүрт кенә кыз, калганнары малайлар иде. Моңа кадәр озын тәнәфесләрдә парта араларында, коридорда чабышып йөри идек. Ә ул  беркөнне шашкалар күтәреп килгән, «Балалар, кайсыгыз уйный белә?» – ди. Әлегәчә бер генә укытучының да аның кебек тәнәфестә безнең белән утырып, шашка уйнаганын хәтерләмим. Мин уйный белә идем. Өйдә әти белән еш уйный идек. Ул көнне җиңдем. Укытучыбыз мактады. Өйгә кәефем күтәрелеп кайтты. Аңарчы гел, тәртип бозасың, сугышасың, начар укыйсың, дип сүгәләр генә иде. Әти-әнине дә чакыртканнары булды. Минем кебекләр җитәрлек югыйсә, тик гел миңа гына эләгә иде шул. Гаебем булмаса да, гаепле калдыралар иде, төрле чараларда да сирәк катнаштырдылар. Моңа ияләшә дә башлаган идем, кисәтү ясауларына да исем китмәскә өйрәндем. Шулай да кайчак ачу чыга иде инде. Мондый чакларда үземне яклап, йә сугыша башлыйм, йә пырылдап коридорда чыгып чабам. Ә бу яңа сыйныф җитәкчебез мине бер дә күз уңыннан ычкындырмый бит. Көннәрдән беркөнне ул флешмобта катнашырга чакырды. Барыбызны да! Мин әле ышанмыйча: «Мин дәме?» – дип сорадым. «Әйе, син дә, Илнур, – диде ул. – Дәрестән соң барыгыз да калырсыз. Музыка да сайларга кирәк, бию элементларын да карарбыз». Биергә яратам анысы. Телевизордан «Танцы» дигән шоу караганнан соң, өйдә көзге янында да, апам белән дә узыша-узыша бии идек. Тик бу хакта сыйныфташларым белми, чөнки алар минем белән аралашудан курка, ә кайберләренең әти-әнисе минем белән дуслашырга кушмый, «Усал, тәртипсез малай ул. Аның белән уйнама», – дип, үзем янында ук әйткәннәре булды. Ул көнне исә дәресләрдән соң, сыйныфыбызга җыелдык. Мин артка барып бастым, калганнар утырган. Укытучыбыз музыка куя да фикерләребезне сорый. Менә ул яраткан музыкамны куйды. Түзмәдем, артта очынып-очынып бии башладым. Сыйныфташларым да, укытучыбыз да исләре китеп карап тордылар. Музыка тәмамлангач, укытучыбыз: «Афәрин, Илнур! Ай-һай оста биисең икән! Ник талантыңны яшереп ятасың? Әйдә, флешмобны нәкъ менә шушы биюең белән башлап җибәрик. Ә аннары сыйныф белән бергә, тагын бер бию оештырырбыз!» – диде. Шулай эшләдек тә. Безнең сыйныф беренче урынга лаек булды. Биюдән соң, директорыбыз да, барлык укучылар каршында беренче тапкыр мине мактады. Уңайсызлансам да, рәхәт иде. Күпмедер вакыттан соң Яңа ел бәйрәмен оештырырга тотындык. Мине төп рольгә куйдылар. Бу юлы инде Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Шуннан соң инде мәктәптәге, райондагы башка чараларга да катнаштыра башладылар.

Укуым уртача барса да, мәктәптә миңа карата барысының да карашлары яхшырды. Өйдәгеләр моңа шатланып туймады. Ләкин дөреслекне яклап, тавыш куптаруларым киметмәдем. Төрле хәлләр булды. Сөйләсәң, бик күп. Мине яклап сүз әйткәне өчен, Илмира Галиевнага да эләккән чаклар булды. Ул үзе дә дөреслекне ярата. Башкаларга сөйләмәгән серләремне дә аңа сөйли, аның белән уртаклаша, киңәшләшә башладым. Әәә... тагын бер вакыйганы сөйләмичә калдыра алмыйм. Тугызда укыганда безнең сыйныфка яңа кыз килде. Күзем төште үзенә. Тик, башкалар белән уртак тел тапса да, миңа игътибар итми бит.

Нишлим инде, мәктәпкә иртүк киләм дә, партасын астын өскә әйләндереп куям, я берничә партаны өеп, «баррикада» ясыйм. Руфинә (кызның исеме шулай) килә дә аптырап карап тора, аннары дәшми-тынмый парталарны урынына урнаштыра. Сыйныф җитәкчебез хәлне сизеп алды. «Илнур, Руфинәнең партасы өстенә «барррикада» ясаганнар, зинһар, син аңа   парталарны урнаштырырга булыш әле. Сыйныфта син көчлерәк бит», – диде. Чыгарылыш кичәсендә мине Руфинә белән бастырды. Шуннан дуслаштык без ул кыз белән. Аның ярдәме белән институтка укырга кердем, хәзер менә гадәттән тыш хәлләр хезмәткәре булып эшлим.

Менә шулар турында сөйләргә теләгән идем, Илмира Галиевна. Әгәр дә Сез мине вакытында күреп алмасагыз, ихтыяр көчемә, үземә һәм башкаларга ышаныч тудырмасагыз, белмим, мин нинди юлдан киткән булыр идем икән? Менә мин иң усал укучыгыз, Сезнең ышанычыгызны аклый алдым, дип әйтергә, үземнең шатлыгымны уртаклашырга килдем. Бик зур рәхмәт Сезгә, укытучы апам!»

Укытучыбызның күзләре яшьләнде:

– Мин дә синең белән горурланам, яраткан усал малаем, – дип җавап кайтарды ул.

Без тын да алмыйча аларны тыңлап, карап утырдык. Аннары Илмира Галиевна, безгә карап, болай диде:  

– Укучыларым, теләгегез булса, сез дә Илнур абыегыз кебек хыялыгызга  ирешә алачаксыз. Ихтыяр көчегез һәм теләгегез генә булсын.

Шулвакыт тиктормас, «икеле капчыгы» Ринатка күзем төште. Ул иягенә таянган килеш, хыял диңгезенә чумган иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев