-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
УТТАН ТУГАН УЙ
Рәшит Әхмәтҗановның 1991нче елдагы "Идел" журналы санында чыккан шигыре.
Бар нәрсәне монда сулар юган,
Җилләр куган, ялмап ут алган...
Илне сатканнарның тәңкәләре
Сөякләре белән буталган.
Бу бабамны кемнәр тере килеш
Иделләргә төртеп төшергән?!
...Дөнья нинди генә сувенирлар
Иҗат итми икән кешедән.
Чая дулкын ярга бәреп киткән
Баш сөяген юам Иделдә...
Гади генә түгел, бу, минемчә,
Гаскәр башы булган, кимендә.
Гаскәр башы булгач,
Башлы кеше,
Асыл заттан булган, билгеле...
Кемдер каргый бүген:
– Үз илеңне
Саклый алмагансың, шыр тиле!
Баш кешеләр әллә шул чакта да
Бар кешедән башлы саналган?
Кичер, бабам, синең хакта бүген
Китап язып ята мең надан.
...Утлар һәрчак монда бу суларны
Чигендереп бию биегән.
Кем көенә биегәннәр алар?
– Учагыма килеп иеләм.
Гөлләр бүген әйлән-бәйлән уйный
Мин кабызган учак тирәли.
Кипкән куллар болыт булып килә,
Сибәли дә яңгыр сибәли.
Кылычларның ул чак ташка түгел,
Башка тиеп йөзе кителде...
Тарихымны таптап китә калсам,
Табаннарым канар шикелле
– Кылыч булып тыныч кына ята
Бабамнарның кайнар эзләре.
Күкрәп керик яңа гасырларга
– Эзләп йөрер юкса үзләре.
Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ
«Идел», 1991 ел, №04
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз