Логотип Идель
Әдәбият

УТЫРЫП СӨЙЛӘШИК...

Булат Ибраһимов – шагыйрь, өч китап авторы. «Йолдызлы билет» Халыкара премиясе лауреаты (2015). 2014 елдан ТР Язучылар берлеге әгъзасы. Казанда яши.

Бу заман шулкадәр тизләнде,
Үзгәрде яшәүнең мәгънәсе.
Әйдәле шушында тукталыйк,
Тукталыйк һәм бераз көч алыйк.
Каядыр ашыгу, ашкыну,
Нигә соң? Кайда соң? Белгән юк,
Беләсең без инде күптәннән,
Ихластан шатланып көлгән юк.
Югыйсә, дөньясы бер көлке,
Көлеп ят мәгънәсез сүзләрдән.
Күрешәбез кебек үзебез,
Сөйләшкән генә юк күптәннән.
Югыйсә, сөйләшер әйберләр
Бихисап бу салкын шәһәрдә.
Тик нигә?
Нигә соң әле дә
«иртәгә, әйдәле иртәгә».
Әйдәле, барысын ташлыйк та
Сикерик туктамас арбадан.
Нилеккә бу синең шөһрәтең?
Нилеккә бу сиңа ялган дан?
Нигә бу якалы күлмәкләр,
Нигә бу ялт(ы)равык савытлар?
Шул арба көпчәге астында
Тузанга күмелеп җан бирә,
Кабатлап булмаслык вакытлар.
Утырып сөйләшик әле бер,
Утырып сөйләшик...

Булат Ибраһимов – шагыйрь, өч китап авторы. «Йолдызлы
билет» Халыкара премиясе лауреаты (2015). 2014 елдан ТР Язучылар берлеге
әгъзасы. Казанда яши.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев