УЯУЫМ!
Луиза Янсуар шигыре
Ул илдә салкынча һәм җиләс.
Леперди таҗлары гөлләрнең.
Кырку да, сусыл да кыргыйлык...
Ул илдә тагы юк көннәрнең.
Ул илдә курку юк. Юк йолку
Җаннарны – мәңгегә бирелгән.
Язмышка ачыну, ялгышка –
Ерткычтай, иләүсез кимергән.
Ул илдә юк ялган.
Таркалган
Дәүләтләр.
Ниятнең керлесе.
Ул илдә мәкләр һәм кыңгырау
Чәчәкләр бертуган сеңлесе –
Синең дә, минем дә!
–
Һәркемнең!
Ул илдә вагы юк
Хәтернең:
Шуңа да кыелмый гомерләр,
Беләләр әрнеткеч кадерен!
Леперди таҗлары гөлләрнең...
Леперди йөрәгең...
Тоямын!
Җитәкләп алган да кулымнан,
Кайтырга әйдәгән
Уяуым!
...нәкь җиде чатында юлларның.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев