-
Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.
-
Казанлылар бию батлында көч сынашты 18 августта Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк
-
Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы 19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
ЯКТЫ КӨН ТУГАНГА СӨЕНӘМ
БУЛСА ӘГӘР МИНДӘ ТЫЛСЫМ КӨЧЕ...
Булса әгәр миндә тылсым көче...
Селкеп куеп тылсым таягын,
Коляскада утыручы кызның
Тиз төзәтер идем аягын.
Рәхәтләнеп чабып китәр иде,
Урын өстендәге малай да,
Күзлекләрен салып ташлар иде
Капка төбендәге бабай да.
Әбиләр дә җилдән җитез йөрер,
Әниләр дә авырып ятмаслар,
Әтиләр да бер аякка аксап,
Көчкә өйләренә кайтмаслар...
КОШЛАР ҖЫРЫ
Язгы кичтә кошлар сайрый,
Берсен-берсе уздырып.
Рәхәтләнеп шуны тыңлыйм,
Чәчләремне туздырып.
Минем өчен бишек җыры
Җырлый алар, күрәмсең.
Өнемдә дә, төшемдә дә
Күрәм кошлар сурәтен.
Питрау җитсә, кошлар тына
Яме бетә кичләрнең.
Җәйге озын, матур кичтә
Мин аларсыз нишләрмен?
СЫЕРЧЫКЛАР КАЙТКАЧ
Эх, булмады, өлгермәдек,
Сыерчыкка өй «салып».
Алар инде күптән кайтты
Сөенеп, канат кагып.
Үзебезгә өй өлгерттек,
Сыерчыкка булмады,
Шуңа алар сайрый-сайрый,
Йорт каршына кунмады.
Сыерчыгым, үпкәләмә,
Тырышырбыз, төзербез.
Икебез дә бәхет, шатлык
Дулкынында йөзәрбез.
Илһамия Линар кызы Гыйззәтуллина Яшел Үзән районы Осиново бистәсеннән. С.К. Гыйматдинов исемендәге гимназиянең X сыйныфында белем ала. Фортепианода уйнау, шигырь язу, социаль челтәрләрдә ана телебездә эчтәлекле постлар язу да аның яраткан шөгыле. Иҗатка мәхәббәт дәү әтиләреннән һәм әнисеннән күчкән. Укытучысы Гөлгенә Кормановага да рәхмәтле Илһамия, татар теле дәресләрендә өйгә эш итеп юкка гына шигырь язарга кушмаган! 2019 елда аның «Ак халатлы фәрештә» шигыре «Казан утлары» журналы оештырган «Шифалы куллар» әдәби конкурсында кызыксындыру бүләгенә ия булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз