Логотип Идель
Әдәбият

ЯЛГЫЗ ТОРНА

Йөрәкләрне ярырдай булып пароход кычкырта. Нәрсә күреп шул чаклы улый ул? Ансыз да Мәрфуганың үкереп елыйсылары килә. Яр кинәт, пароходтан кубып, артка чигенә башлады. Ярда Мәрфуганың улы Әнәс белән кызы Әлфия кул болгап торалар. Әтиләре кул болгамый, ул ике яктан улы белән кызын җитәкләгән.

Йөрәкләрне ярырдай булып пароход кычкырта.

Нәрсә күреп шул чаклы улый ул? Ансыз да Мәрфуганың үкереп елыйсылары килә.

Яр кинәт, пароходтан кубып, артка чигенә башлады. Ярда Мәрфуганың улы Әнәс белән кызы Әлфия кул болгап торалар. Әтиләре кул болгамый, ул ике яктан улы белән кызын җитәкләгән. Бу Мәрфуганың беренче ире Габбас. Балаларны җәйге каникулга үз янына алырга дип бүген генә, шушы сәгатьтә генә Казаннан кайтып төшкән.
Мәрфуга хәзерге ире Рәиф белән отпускага, ялга китеп бара. Алар Габбас белән очрашырга тиеш түгелләр иде. Мәрфуганың туганнан туган энесе балаларны аэропортка алып бара, Габбас аларны шуннан гына алып китә. Шулай уйланылган иде. Ә ул Әнәс белән Әлфияне җитәкләп пристаньга төшкән. Ни дип килгән Габбас монда? Балаларның үги әтиләрен күрергә уйлаганмы? Соңгы тапкыр Мәрфуганың йөзенә рәнҗүле, караш ташларгамы? Рәиф белән ирләрчә кул биреп күрештеләр. Икесе дә үзен лаеклы тотты. Гади һәм горур.

- Әйбәт кенә ял итегез. Балалар өчен борчылма, - диде Габбас Мәрфуга белән саубуллашып. Бер мизгел генә Мәрфугага тукталган карашта гаепләү дә, ялвару да чагылып китте. «Күпкә түзгәнне азга түзә алмадың. Бәлки, әле соң түгелдер? Балалар хакына...» Бәлки, шул сүзләрне әйтергә чабып килгәндер ул пристаньга? Рәиф, нидер сизенгән сыман, ярты адым да читкә китми. Ике авыз сүз дә сөйләшә алмадылар. Күрешү-хушлашудан башкага вакыт та калмаган, пароходның китәр минуты җиткән иде.

Яр ерагайды, читләште... Пароход кычкыртуына гүя Мәрфуганың йөрәк үксүе дә кушыла, бу ике тавыш бергә үкерү, улауга әйләнә...

Биш минут элек кенә Мәрфуганың якын кешесе Рәиф ят булып, артык булып күренә башлады. Шундый күңелле иде бит отпускага җыену, рәхәт иде. Мәрфуганың үз гомерендә беренче тапкыр ялга баруы бит бу. Моның өчен Рәифкә чиксез рәхмәтле иде Мәрфуга. Ике баланы алты ел буе ялгыз тәрбияләде ул, ялгыз яшәде. Ял турында уйлау да юк иде. Алты ел иза чиккәннән соң Рәиф белән яшәгән бер ел гомер күңелле әкият шикелле тоелды. Нигә килде Габбас пристаньга? Гомер эчендә бер ял итәм дигәндә... Киткән иде бит, кайтмастай булып киткән иде!..

Шәһәр әллә кайчан күздән югалды. Рәиф берике тапкыр урап та килде, Мәрфуганы да йөреп килергә кыстап карады. Мәрфуга, кагып куйгандай, баскан урыныннан кузгалмады. Әнә баш өстеннән самолет очып бара. Саубуллашкандай, ике канатын җилпеп алды. Алар утырып киткән самолет бу.  Ике канат — Габбас җитәкләгән ике бала... Самолет һаман биеккәрәк күтәрелә, менә инде күздән дә югала. Кош кебек кенә калган самолет Мәрфугага әллә кайчангы, бала чактагы ялгыз торнаны хәтерләтә. Бөтен авылны кузгаткан иде ул торна вакыйгасы.

Мәрфуганың әтисе бер дә бер көнне аудан торна атып алып кайтты. Әнисе казан астына якты. Торнаны пешекләде, чистартты да аш салды. Мәрфуга капка төбендә көтү каршылый иде, баш өстендә олы гына бер кош очып йөри башлады. Өй түбәсенә канатлары белән тиеп-тиеп ала, үзе җан ачысы белән кычкыра. Күрше Саимә апа да кулын маңгаена куеп кошны күзәтә.

- Ай ходаем, әллә атаң бу торнаның парын алып кайтканмы? Ялгыз торна авыл өстендә тагын берничә көн очып йөрде-йөрде дә югалды.

- Каргышы төшмәгәе. Кош каргышы төшми калмый ул, - диеште авыл халкы.

Көзен торналар киткәндә бер кошның читтән ялгызы гына очуын күреп авыл халкы хәйран булды.

Еламаган кеше калмады. Нәкъ шул җәйне сугыш башланган иде, әллә ниләр уйлап елагандыр инде ул чакта хатын-кыз. Мәрфуганың әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады. Сугыштан яраланып кайткан үги әтисе дә булып алды әле аның. Сугыш бетәргә аз гына калгач, ярасы төзәлеп, яңадан фронтка китте дә шул килеш ут та су булды. Кайта алмаучылар авылда күп иде. Бөтен илгә килгән афәтне кош каргышына юрап булмый инде. Әмма бүген Кама өстеннән очып киткән әлеге самолет ялгыз торна  булып күренде Мәрфугага. Авыл халкының: «Кош каргышы төшми калмый ул», - дигән сүзе җанны әрнетеп хәтергә килде.

Ничек буталды соң әле бу язмыш? Сугыш бетүгә әнисе читкә китте, шунда кияүгә чыгып, авылга кайтасы итмәде. Оясында ни күрсә, очканында шул, диләр бит. Тора торудан бирле бәхетле гаилә күрмәде Мәрфуга, үзе дә кора алмады андый гаиләне. Әнисе киткәч, Мәрфуга Нурдидә түткәе кулында калды. Әнисенең бертуган апасы ул. Биш баласын ялгызы карап үстерде. Алтынчыга Мәрфуга. Уналты яше тулартулмас Мәрфуга шәһәргә китеп, завод ашханәсенә эшкә урнашты. Заводның бер тантаналы кичәсендә җырлаттылар. Тавышы моңлы иде Мәрфуганың, җырчы даны шуннан китте. «Галиябану»ны өзә дә куя, йөз Хәлилең үлемгә барырлык.

Галиябану кулында Хәлил булып үлгән Габбас белән шунда таныштылар. «Мондый парны эзләсәң дә табып булмый», - диеште завод халкы. Өйләнешкәндә унсигез дә тулмаган иде әле үзләренә. Нурдидә бер дә өнәмәде бу эшне.

— Торалырсыз микән, ай-һай?.. Ир буласы кешенең ирененнән ими сөте дә кипмәгән, авыз күтәреп җырлаудан башканы белми, - дигән иде. Әйбәт кенә торып киттеләр, югыйсә. Заводтан квартира бирделәр. Бер-бер артлы ике бала туды. Габбас һаман Хәлил, ә Галиябанулар бүтән. Җырчыларның өлкә Ярышларыннан ук җиңүче булып кайта башлады слесарь Габбас. Китсә дә җырлый, кайтса да җырлый бу. Мәрфуга сүз әйтә башласа — талантны буучы булып кала.

Шулай җырлашып-елашып дүрт-биш ел яшәгәч, Казан каласына консерваториягә үк китеп барды ике  бала атасы. Аңарда сирәк талант. Ә Мәрфугада юк идемени ул? Яшь баладан бераз баш-күз алган чагы иде Мәрфуганың. Габбаска үч итеп репетицияләргә йөрде, бүтән Хәлилләр белән җырлашып алды. Шуннан китте зилзилә...

  Сүз-гайбәтне ерып чыгу диңгез кичүдән дә авыр икән. Бер кайтуында араны бөтенләй өзеп киткәндәй булды Габбас. Кашы-күзе буялган культмассовик Диләне дә укырга дип үзе белән ияртте. Китсен. Укып чыккач, барыбер Мәрфуганы санлап торыр кеше түгел. «Тәртибең турында уйла», - ди.

Ә ни булган әле Мәрфуганың тәртибенә? Габбаска яраган нигә Мәрфугага ярамын? Шулай да репетицияләргә озак йөреп булмады. Ашханәдә көне буе лаштор-лоштыр чабып кич өйдә балаларны алай-болай көйләп арыгач, бик җырлыйсы килеп тормый. Ялгыз тормыш көтүләре, һай, авыр. Аталарының ара-тирә акчасы килә, хаты юк. Габбас кайтмас дип уйлый башлагач, бигрәк тә дөнья басты Мәрфуганы. Тамак ашханәдә уза, өсбаш та адәм хуры булырлык түгел алай. Иң яманы — күңел китек. Габбас белән ара өзелмәгәндә сүз кушучылары да, күз кысучылары да бар иде. Габбас белән бергә алар табында булсын — табын күрке, кичәдә булсын — кичә патшасы булалар иде. Ялгыз калгач, Мәрфугабыз табынга да сыймас булды, кичәләрдә дә күренмәскә әйләнде. Ире ташлаган хатынга юньле ният белән якын килүче дә юк. Үзе дә ир затына якты чырай күрсәтмәс булды Мәрфуга.

Заводка яңарак килгән яшь монтер гына кырыс официантканың йөзендәге кара пәрәнҗәне ачып җибәргәндәй итте. Тыйнак кына үз урынына кереп утырыр егет, ашыктырмас,  сабыр гына көтәр. Андый кешегә ашны да мулрак, тәмлерәк итеп бирәсе килә. Сөйләшеп-танышып киттеләр. Күрше авыл егете булып чыкты үзе, Рәиф исемле. Өйгә дә килеп утыра башлады якташ егет. Балаларны да кай арада үзенә ияләштереп алды. Бер килүендә бөтенләйгә калды... Нурдидә түткәйгә бу хәл тагып ошамады.

— Ни кылануың бу, Гөлмәрфуга? Исән аталары өстенә... Үзеңнән яшь кеше... Торыр микән, айһай?.. Ел тула инде, бик әйбәт торалар иде әле. Рәиф алтын куллы кеше, бер минут эшсез тормый. Ничә еллар ир кулы тимәгән квартираны ал-гөл итен куйды.

— Көтә торгач, морадыңа ирештең, Мәрфуга, - диештеләр таныш хатыннар. Рәиф белән өйләнешкән елны Габбас укуын бетереп эшли башлады.

— Бүген Габбас радиодан җырлады. «Кама буе — туган як»ны өзеп тә куя инде! дип кешеләр, әледән-әле ишеттерсәләр дә, Мәрфуга исе китмәгәнгә салышты. — Җырлар инде, эше шул булгач, дип кенә куйды. Үзе радионы Казан дулкынына көнләми.

Бигрәк моңлы җырлый иде шул Габбас, ишетмәвең хәерле... Ишетмәмешкә салышып булса да, әйбәт кенә яшәп яталар иде әле Рәиф белән. Менә гомер эчендә бер тапкыр ялга китеп баралар иде. Нигә генә дип пристаньга төште икән Габбас? Бөтен нәрсә пыран-заран килде. Балалар әтиләренә чытырдап тотынганнар, ташлап китәр, дип куркалар, ахрысы. Ни әйтсәң дә, үз аталары  шул. Алар әнә өчәүләп очып киттеләр. Мәрфуга су өстендә ялгызы чайкалып бара. Атылган торна сыман... Рәиф булмаса, ул өчәүдән аерылмас иде. Бәлки әле... Кайдадыр пластинка уйнаталар. Ай-ли, Гөлмәрфуга, бар суга... Пластинка түгел, Нурдидә апасы такмаклап
тора сыман:

— Ай-Һай, Гөлмәрфуга, ай-һай... Пароход кычкыртуына кушылып үкерәсе, җанны бушатасы килә. Тик бәгырь төбенә утырган ташны кузгатырлык көч юк Мәрфугада. Кайдадыр алар сабырсызлык күрсәттеләр. Канатлары ныгып җитмәстән, язмышларын бәйләп, яңа тормыш коргандамы... Тормышта барыр юллары билгеләнгәч, язмыш ихтыярына буйсынмый
янәшә атлар өчен көрәш таләп ителгәндәме...
Кайдадыр...

Саҗидә Сөләйманова

"Әдәбиятчы Байгыш"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев