Яңалык/Эксклюзив
-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
ЯНА ДА СҮНӘ ШӘМ (Мөдәррис Әгъләмов)
Мөдәррис Әгъләмов шигыре
Йокылы-уяулы
Мин аңа эндәшәм:
«Милләтем, яшәрбез,
Сатылып йөрмәсәң».
...Көн буе яна да,
Төн җиткәч, сүнә шәм,
Төн җиткәч, сүнә шәм.
Ай, Чулпан хәлемә
Керә дә көрсенә –
«Әйдәле бергә, дип,
Эндәшәм берсенә –
Көндезге шәм кебек
Көн җиттеме, сүнә,
Көн җиттеме, сүнә».
Йокылы-уяулы
Бер халәт килә шул.
Халыкның язмышы
Мыскыллап көлә – шул!
Ә өмет – шәм кебек
Яна да сүнә – шул!
Яна да сүнә – шул!
Катлам-катлам ятып
Ничә буын кала.
Бар тереклек дәшә:
«Уян инде, бала!»
Дүрт гасырдан артык
Шәм сүнә дә яна,
Шәм сүнә дә яна.
Йокылы-уяулы
Акылга килмәсәң,
Уяну мизгеле
Ләззәтен белмәсәң,
Яна да сүнә шәм.
Яна да сүнә шәм.
1990, 30 август
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз