Логотип Идель
Әдәбият

ЯРАТУ ЯШӘСЕН ЙӨРӘКТӘ

Дания Нәгыйм шигыре

Диңгезләр, дәрьялар киңлеге кадәрле
Ярату яшәсен йөрәктә.
Булсын ул сихри хис җиһанга карата,
Аллаһка карата бигрәк тә!
Кояшның яктысын узарлык булсачы
Күңелне яктырткан нур-иман.
Кешеләр, табигать өчен күп изгелек,
Яхшы эш кылынсын кулымнан.
Күп күрдем тормышта соклангыч матурлык,
Әле мин күрмәгән – хисапсыз!
Бар нәрсә – Аллаһның бүләге, иҗаты.
Без булмас идек ул иҗатсыз.
Үлән дә, бөҗәк тә – кешегә катлаулы,
Аллаһка галәм дә – җиңелдән.
Кем дә кем Аллаһка буйсынмый, табынмый,
Ул кеше, мәгълүм ки, җиңелгән.
Аллаһка карата чиксезлек кадәрле
Ярату яшәсен йөрәктә!
Аллаһның ярдәме, рәхмәте безләргә
Һәрвакыт, һәр җирдә кирәк лә...

Дания Нәгыйм

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев