Әдәбият
ЯШӘ, КУШТАУ!
Гөлүсә Баттал шигыре.
Кемнәрдер тауларны шартлата,
Елгалар борыла кирегә.
Карыйм да - танымыйм, ни булган -
Мин Ватан дип белгән илемә?
Йөрәкләр ярыла урталай,
Бәгырьләр таш булып катканда.
Тауларга кизәнгән адәмнәр
Кан сорап котыра Ватанда.
Җан сорап котыра Әҗәлләр -
Чаларган Тау рухын рәнҗетеп.
Тозлы яшь яңактан йөгерә -
Яралар кузгала әчетеп.
Юк әле, үлмәгән йөрәкләр -
Кан тама - теп- тере куәт бар!
Соң чиктә тартылган кылларны
Карашлар, йодрыклар сүрәтләр.
Иң соңгы алыш күк - тауларны
Тау булып якларлык мизгелдә.
Ватанга ышанган тамырым,
Түз генә, түз генә... Өзелмә...
17.08.2020
Гөлүсә Батталова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев