Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1031
      0
      5

    Яшьлек — метро диварында язма гына

    Яратмаска килдек без бу җиргә,
    адашырга, сораулар эзләргә,
    чираттагы сукмакларны санап,
    башларны әйләндерергә,
    югалырга,
    моң кайгыртырга көйләргә.

    «Сезнең шигырегездә матур рифмалар юк», —
    ишетелә чираттагы почмакта.
    Рифмалар — кешеләр кебек,
    бер-берсенә тартыла,
    минем шигырьләрдә
    беркем дә кавышмый,
    ерагая гына,
    онытыла.

    Яшьлек — метро диварында язма гына.

    Камил Закирҗан

    Рәссам Руслан Ибраһим

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Конкурс!
    • Сүз