Логотип Идель
Әдәбият

Яшьлек (Равил Рахмани)

Күңелгә нур чәчелеп, Китте офык ачылып – Үсмерчакның урманында Торган тылсым яшеренеп:


Күңелгә нур чәчелеп,
Китте офык ачылып –
Үсмерчакның урманында
Торган тылсым яшеренеп:
Аны җанлы шаулы тормыш
Үзенә дәшеп ята;
Дөнья картасы өстендә
Җиһан ачылып ята.
Җилпеп хыял каурыйларын,
Вакыт ашыгып ята:
Күзләр – көндә, койрык – төндә,
Канат – таң чыгып ята.
Илһам тузгып, санак тулы
Хәреф-чәчүлек ята…
Иҗат кыры сөрелмәгән –
Бәхет чәчелеп ята!
Пошаманга калып, йөрәк
Гыйшкын чакырып ята;
Татлы балкыш, ачылмыйча,
Газап качырып ята.
Яшәү кыры – утлы яра:
Сөю, көнчелек, хата;
Тышы – тарих, эче – гыйбрәт,
Чынлык – янчелеп ята.
Кавем-кавем язмыш кайта –
Нәфрәт-яхшылык сайтта;
Кеше гаме... сүз табалмый
Җирдә басылып ята.
Күпме яңа дөнья ачты
Яшьлек-шагыйрь төн ката…
Алда – шәхес сукмаклары
Яшеренеп көтеп ята!

Равил Рахмани

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте Яшьләр мәхәббәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев