Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Яшьләргә теләкләр

    Күренекле шагыйрә Нәҗибә Сафинаның яшьләргә әйтер сүзе, теләкләре бар. Шулар белән танышып үтик әле...

     

    ИЛЗИРӘ ГАЛИМБИКОВАГА

    («Аңа» багышламаларын укыгач)
    Шагыйрь дә юк, шигырь дә юк,
    Мәхәббәттән башка.
    Тик югалтсаң фикер очын,
    Тәгәрисең аска...
    Хисләреңне уйга ялга әле, –
    Ул яратса, сине көтәчәк бит.
    Хис йөгәнен кулдан ычкындырсаң,
    Шигырь гаме ташлап китәчәк бит.

    Реклама

    ЭНҖЕ
    ХӨСӘЕНОВАГА

    (Өч йолдызлы шигырьләрен
    укыгач)

    Һәр сүзеңә –
    аерым юл, –
    Бу да форма!
    Фикер тулса
    һәр авазга
    Аерым юл да
    була норма.
    Җан агымың
    ничек акса,
    шулай аксын.
    Тик...
    башкаларның
    җанына
    барып каксын.

    ГҮЗӘЛӘГӘ
    («Гүзәл чак» шигырен укыгач)
    Җаның кое гына түгел,
    Тирән-тирән чоңгыл...
    Хисләрең дә гади генә түгел,
    Ташта үскән чын гөл!

    Нәҗибә Сафина

    Фотолар шагыйрәләрнең шәхси архивыннан,pixabay.com алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе