-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.
-
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Яз тулы көл исе һаваларда...
Лилия Гыйбадуллина шигырьләре
* * *
Кайсы ыру тирмәләрен җилләр булып йолкыйсың син,
Вакыт?
Кайда сукмак башың?
Кайда туктыйсың син?
Кайсы көзге күләгәсе синең йөзең?
Кай төрбәләр тынлыгында йоклыйсың син?
Сулышыңнан корыч калкан тузан була,
Җарияләр карашына картлык куна.
...Ишетәмсең, шаулый зират каеннары:
Читлегеңдә яңа сабый туа!
Синең хәтереңә яңа тарих -
Тарихыңа яңа исем иңә.
Хозурыңа кабул кыл да, озата бар,
Кулларыңа яңа курчак керә!
Ул, бичара, тәти күлмәк киеп,
Истәлеккә диеп, сурәт ясар...
...Кай тирмәләр сине ымсындыра?
Кайсы сылу сиңа тәрәз ачар?
Далаларга дары исе сибеп,
Кайсы чаптар дагасына кундың?
Ябырылдың кайсы тарафлардан?
Кай языклы аналардан тудың?
Биләмәңә яу чабалар хәтирәләр,
Сагынулар сөңге булып оча.
Бары да сына, бары да сындырыла.
Үкенүләр генә кочак-кочак...
Кайсы ыру атлый мәңгелеккә?
Синең сулыш кайсы тирмәләрдә?
...Тәти күлмәк кигән чая кызчык – кем сурәте?
Синең сурәтме әллә?..
* * *
Күкләр җөръәт итмәс биеклек бар,
Кагылырга кыяр-кыймас хисләр.
Тынчу томан тулы иртәләр бар,
Ай нурына тулган якты кичләр.
Кичер мине, тормыш торгынлыгы,
Түгелергә торган чакларым ла.
Хисләремнең көйсез кыргыйлыгын
Калкан иттем, синнән сакланырга.
Яңа көннәр. Көн тулы яз менә,
Яз тулы көл исе һаваларда.
Иске хисләр яна, ялкыныннан
Җанда яңа хисләр яралана.
Күкләр җөръәт итмәс биеклеккә
Бары төтен генә күтәрелә.
Яз исеннән шыр исерек галәм
Көн артыннан төннәр көтә менә.
Иләс хисләр әсире без бүген.
Яз җилләре кыяр-кыймас әле.
Томаннарда таңнар адашканга,
Көннәремнең шундый кыргый мәле.
* * *
Карурманда ап-ак җилләр исә.
Тын сукмаклар тора тыелып.
Тояк эзләренең кайнарлыгы
Тузаннарга калган уелып.
Карурманда ап-ак җилләр исә,
Имән иңнәрендә ай юлы.
...Җир йөзенә җете буяу уйган,
Читекләре булган каюлы.
Җырлап узган, җыры җылы булган,
Ак җилләргә җәйгән колачын.
Яңа төсләр белән яңарткан ул
Тормыш дигән яшәү йоласын.
Куенында кайнар җаны булган,
Күкрәгендә булган йөрәге.
Җиргә каты басып атлаган ул,
Белеп йөргән илгә кирәген.
Карурманда ап-ак җилләр искән,
Йөрәгенә аның кагылып.
Йөрәк ялкынының кайнарлыгы
Эзләренә калган ягылып.
Һәм үз юлы буйлап атлаган ул,
Һәм ятлаган чорлар дастанын.
Читекләре тулы ирек булган,
Ир-егеткә ни кирәк тагын!?
Карурманда ап-ак җилләр искән,
Юлларына еллар ябылган.
Мәңгелекнең моңлы өне булып,
Ак җилләргә җыры сарылган.
Каннан канга, җаннан җанга күчеп
Киләчәккә кайтыр моң дисәм -
Карурманда ап-ак җилләр исә.
Алар тавышында без исән...
* * *
Утлы карлар булып ява беләм.
Язлар кырыс, кышлар – кырык кыллы.
Кыеклардан тамчы булып тамам,
Таштан юллар ярам. Минем улым
Ул юлларда гөлләр үстерер.
(Карлар булып күктән җаным яуса,
Йөрәгенә аның ут керер...)
...Көн-таң атса, бездә җилләр исә –
Ала-кола, әллә нәрсә шунда.
Утлы карлар булып яна беләм,
Ява беләм. Елый белмим шуңа.
Язлар куа. Чыбыркылый җилләр.
Алда, диләр, җәйләр. Алда җылы.
Гөрләвеккә ияреп улым чаба.
Гөрләвекләр булып язым елый.
* * *
Көнем ятим синсез.
Нәрсә әйтим,
Таңнар атты менә тәрәзәмдә.
Март иртәсе бүген,
Яз иртәсе.
Көннәр җылы, диләр.
Яз галәмдә.
Минем тәрәзәмне каплый бүген
Килер язның сагыш пәрдәсе.
Ачып кына булмый, күңел күнми,
Килешлеме әллә нәрсәсе.
Җетелеге уңган, тузан кунган –
Тәрәзәмдә бүген гүя томан.
Зәңгәр төстә. Мин ярата торган.
Томан аша язга карап торам.
Язым ятим синсез.
Синсез язым
Салкыннардан салкын көз ише.
Сагыш пәрдәсендә – синең караш,
Дөньясында әле юк кешем…
Лилия Гыйбадуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз