Әдәбият
Яздан тора дәвам (Мөдәрис Әгъләм)
Яздан тора дәвам, Яздан тора, Илгә кайтып безнең табигатьтә Яши алыр киек каздан тора — Дәвам яздан тора.
Аздан тора
Яздан тора дәвам,
Яздан тора,
Илгә кайтып безнең табигатьтә
Яши алыр киек каздан тора —
Дәвам яздан тора.
Көчтән тора дәвам,
Көчтән тора,
Үткән белән бүген җитәкләшеп
Бара торган үзгәрештән тора —
Дәвам эштән тора.
Сүздән тора дәвам,
Сүздән тора,
Кеше заты синең сүзең белән
Китеп бәхет тапкан эздән тора —
Дәвам бездән тора.
Хистән тора дәвам,
Хистән тора —
Туган телең дигән Ана йортка
Җыелып килә алыр күчтән тора.
...Ә чын язмыш
Үзең язган гына...
Аздан тора дәвам,
Аздан гына...
Мөдәрис Әгъләм
«Идел» журналы 16+
Теги: татар шигърияте мөдәрис әгъләм яз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев