Язлар аша сикереп, җәйне көтәм
...Язлар аша сикереп, җәйне көтәм. Түзем бар бит әле көтәрлек.
Мин - тылсымчы. Кулым изәвеннән
Ромашкага әверелер ак карлар.
Күз алдымда урман җәйгә керер.
Салкын җилләр тынып туктарлар...
Җәйләр һәрчак нидер вәгъдә итә -
Канатлана тагы бу күңел!
Йөз мең телдә әкият сөйли яфрак.
Һәм берсе дә миңа ят түгел...
...Язлар аша сикереп, җәйгә чыгам.
Әллә бар бу язым, әллә - юк...
Күке әйткән язмыш ышандырмый.
Тукылдасын тукран - тук та тук...
Тукылдасын - еллар, көннәр санын
Санап өлгерерлек булмасын!!!
Беләм инде - күпме яшәсәң дә,
Йолдызларга җитеп булмасын...
...Язлар аша сикереп, җәйне көтәм.
Түзем бар бит әле көтәрлек.
Мин - тылсымчы, ләкин тылсымчы да
Ачалмаган серләр җитәрлек...
pixabay.com
Халисә Ширмән
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев