Логотип Идель
Әдәбият

ЯЗЛАР БЕЗДӘН КИТМӘС!

Кадыйр Сибгатуллин шигыре...

Кайгыңны да бүген иртәгәнең 
шатлыгына юра. 
Бәхетеңне үзең шәйләмәсәң, 
син язлардан сора. 

Без бик комсыз булыр идек, әгәр 
пошсак гомер азга. 
Мәңгелектер әле, бер уйласаң, 
яшәү шушы язда. 

Язлар алар безгә карап тормый, 
килә, китә, димә. 
Дөньяларда без булганга гына 
мондый язлар килә. 

Бу мизгелләр, утлы караш сыман, 
җанны айкап чыга. 
Син бары тик җиңелмичә генә 
сихеренә чыда. 

Моңа кадәр булса югалтулар, 
барысы да кайтыр. 
Ышанмаска мөмкинме соң шуңа - 
көннәр шундый матур! 

Күреп алдык инде язлар ямен, 
мондый көннәр бетмәс. 
Дөньяларда әле без булганда, 
язлар бездән китмәс. 

Бәхетеңне әгәр шәйләмәсәң, 
син язлардан сора. 
Мин ышандым быел: безнең гомер 
гел язлардан тора!

Кадыйр Сибгатуллин

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев