-
ФАТИРНИК: «ИДЕЛ» ДУСЛАРЫН ҖЫЯ «Идел» яшьләр журналы апрель саны дөнья күрү уңаеннан дусларын җыя. Яшьләр белән бер дулкында яшәүче журналның апрель саны авторларның төрлеге, язма геройларының кыю фикерле булуы белән аерылып тора.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
ҖЫЛЫҢНЫ УЧЫҢДА КАЛДЫР СИН...
Алмаз Илдар улы Мансуров 1991 елда Казан шәһәренә туган. 14 яшьтән иҗатта. «Иделем акчарлагы», «Таян Аллага» бәйгеләренең Гран-при иясе. «Мәхәббәт әкияте» китабы авторы. 2015 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Хәзерге вакытта 7 нче интернат лицейда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.
Җиңелү
Синең газап утта эреп бетәр!
Җил очырыр калган тузанын.
Соңгы сәгать...
Курку шакый җанга,
Сизмәссең дә гомер узганын.
Моңсулыгың күләгәдәй ятар,
Чак-чак атлый куркак аяклар.
Язмыш өчен...
Җиңү? Җиңелүме?
Гомер ашыктырган ул яклар.
Бар да яхшы булыр! Җиңелербез!
Җиңәр безне соңгы мизгелләр!
Вакыт кына бушка,
Акыл белән йөрәк
Әрәм итеп аны изделәр!
Кем син, миләш?
Сер
Таң калабыз!
Кызыл миләш
Дөньяның нуры, яме!
Тыштан матур,
Тик авызны
Бөрештерә аның тәме.
Сезгә карап таң калам мин,
Сезгә карап сокланам...
Эчегездә ниләр бардыр?
Куркыта бит, йә, Аллам!
Киткәндә санаулы минутка...
Санаулы минутлар эченә,
Киткәндә якының яныннан,
Җылыңны учыңда калдыр син,
Тамчылап җыеп сал җаныңнан.
Санаулы минутка киткәндә,
Карап кал күзләргә, иренмә...
Назыңның күренмәс эзләрен
Мәңгегә калдыр син ирендә.
Санаулы минутлар өчен дә,
Япма син ишекне бик ныклап,
Күзләрен ишектән алмыйча,
Көтәдер, тавышың ул тыңлап?
Санаулы минутка киткәндә,
Ялгышып, күп вакыт үтмәсен!
Ирендә кайнарлык бетмәсен,
Җаныңны салкынлык көтмәсен!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз