ЙОЛДЫЗ МИҢНУЛЛИНА: «МИН СИНЕ КИЧЕРДЕМ...»
Дәвасы юк чирдәй кичердем. Һәм төнлә...
Мин сине кичердем. Тулаем.
Бөтенләй.
Дәвасы юк чирдәй кичердем.
Һәм төнлә,
Иң соңгы бизгәктә – исемдә,
борчылма –
Бизәкле җөйләрен калдырып
учымда,
Ул зәхмәт чигенде.
Күрешкән вакытта
Кулларны кесәдән чыгару ялкыта
Хәзергә. Һәм шулай
дөресрәктер сыман:
Хәтерлә, ул да бит кочарга җансыган
Һәр адәм баласын,
тик гауга кубарып,
Кадаклап куйганнар
җәелгән кулларын.
Ә безнең заманга ни кала
үткәннән? –
Мондагы диварлар
һәр сүзне үткәрә.
Һәм тула ялгызак куышың эченә
(Син дә шул көч белән
булышсын өченгә)
Битараф сулышым –
тәрәзә ачканда,
Лаләләр юлласам, елыша таҗларга
Кулларым салкыны.
Мин йөрим үтәли
Төшләрең аркылы. Буылып ютәлли
Ул кемнең шәүләсе?
Кичердем ләбаса…
Дәвасы юк чирдәй килә дә төн баса.
"Идел", архив
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев