Логотип Идель
Әдәбият

ЙОЛДЫЗЫҢ БУЛАМ

Алар берни дә сөйләми, алар яна. Һәркем өчен дә. Әмма берәүләр өчен йолдызлар – адашканнарга юл күрсәтүче булса, икенчеләр өчен ул гади утлар гына.

Гөлназ Әхмәдиева 2004 елның 6 октябрендә Балтач районы Көшкәтбаш авылында туган. Быел ул Түнтәр урта гомуми белем мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлады. Үзен белгәннән бирле гадәти күренешләрне, уйлануларын кәгазьгә теркәп бара. Шигырьләр, хикәяләр язарга һәвәс. «Иҗат – күңел халәтем ул, – ди Гөлназ. – Тормышымдагы иң зур һәм якты маяк! Нидер язмасам, каядыр югалырмын да туры юлны таба алмам төсле... Шуңа, Аллаһ теләсә, язасыларым алда әле!»

Мәликә йөрәгендә йолдызларга аерым мәхәббәт яши. Шуның өчен ул һәр кич елга буена чыгып утыра да җемелдәп янган йолдызларны күзәтергә ярата.

Йолдызлар шулкадәр кызыктырып яна, кызның янында сихри баскыч булса, һичшиксез, күккә менеп китәр иде. Менәр иде дә, башка беркайчан да, беркайчан да

Җиргә төшмәс иде...

Менә бүген дә Мәликәнең хыяллары белән күкнең җиденче катына юл тоткан иде, тик, каты музыка акыртып үтеп киткән җиңел машина тавышы аны җиргә тартып төшергәндәй булды. Ул, телефонында моңсу көйне сүндереп, кайтырга юл тотты.

Төне бик матур иде. Күк читеннән җемелдәп янган йолдызлар, «учыңны суз – яныңа төшәм» дип тора кебек. Ерактан ук балкыган ай яныннан да Зөһрә кыз гүя ял итәргә киткән.

– Күктә ниләр булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул! – дип кабатлады Мәликә барган көйгә.

– Син дә күктән төшкәнсең ахры...

Мәликә артына борылып карады. Анда кара бөдрә чәчле, аркасына кечкенә генә биштәр аскан яшь егет басып тора иде.

– Куркыттыммы әллә? – диде егет, кызның аптыраган йөзенә карап.

– Нидән? Юк, курыкмадым, – Мәликә юлында булды.

– Ә син Тукайны яратасың икән. – Егет тә аңа иярде.

– Каян беләсең?

– Соң... бая гына Тукай шигыреннән өзек сөйләп бара идең түгелме?

Мәликә оялуыннан кызарынды. Алар арасында беркадәр уңайсыз тынлык урнашты.

– Исемең ничек? – диде егет.

– Мәликә.

– Менә ничек... Ә мин Зөһрә дип уйлаган идем. Минеке – Артем.

– Шулаймыни? Мин Таһир дип уйлаган идем.

Бу сүзләрдән алар икесе дә көлеп җибәрделәр. Бергә рәхәт, кызык һәм шундый тыныч иде.

– Мин авылыгызга әле генә килдем, – дип сүзен дәвам итте Артем. – Монда матур икән. Дөрес, танышларым юк. Ләкин синең минем җәйне күңелле итәчәгең сизеп торам.

– Синең җәйне? Күңелле итәсем? – дип кабатлады Мәликә, сораулы караш ташлап.

– Әйе. Каникулга кайттым менә. Әллә җәйне минем белән үткәрмәс идеңме?

Мәликә җавап бирмәде. Хәйләкәр елмаеп, тутырып бер карады да вак-вак атлап, китеп тә барды.

– Очрашканга кадәр! – дип калды Артем.

Артемның сүзләре рас килде. Икенче көнне алар янә очраштылар. Мәликә көндәгечә елга буенда йолдызларга карап утыра иде.

– Күзеңне дә алмый карарлык нәрсә бар соң анда, Мәликә? – диде Артем.

– Йолдызлар.

– Я, нәрсә сөйлиләр инде алар?

– Алар берни дә сөйләми, алар яна. Һәркем өчен дә. Әмма берәүләр өчен йолдызлар – адашканнарга юл күрсәтүче булса, икенчеләр өчен ул гади утлар гына.

Артем кулы белән Мәликәнең йөзенә төшкән чәчләрен артка таба җибәрде дә, кызның күзләренә карады. Мәликәнең йөрәген кайнар ут телеп алгандай булды.  

Алар җәй азагына кадәр бергә булдылар. Йолдызлар санадылар, чәчәкләргә сокландылар, очкан кошларга кул изәделәр. Артем аңа мәхәббәтен дә аңлатты.

Кызның күңелендә дә җылы хисләр бөреләнгән иде. Тик сүзне куертырга теләмәде Мәликә.

– Син көләсеңме әллә? Миңа бит нибары унҗиде яшь һәм мин йолдызлар санап утыручы бер сабый бала, – дип кенә куйды. Әтисе белсә, баш бетә! Башка милләт кешесе белән очрашып йөрүен мәңге кичермәячәк! Тик төне шундый матур, йолдызлар да җем-җем килгәндә, бу хакта уйлыйсы килми иде шул әле.

Август азагында Мәликәнең йокысыз төннәре арта гына барды. Ул китәчәк! Җитмәсә, әтисе дә кибеттән гайбәтләр ишетеп кайткан.

– Нәрсәсенә кызыктың ул Сәрия малаеның? Муеныңа артык иртә тәре тагасың түгелме? – дип дулый башлаган әтисенә бер сүз дә әйтә алмады ул.
Кичен Артем аны тынычландырырга тырышып карады:

– Борчылма, Мәликә, барысы да җайланыр, әти-әниең дә минем белән очрашып йөрүеңә ияләшерләр әле.

– Әйтүе җиңел, – диде Мәликә, авыр сулап. – Ә бит миңа көннәр буе әти белән сүзгә килергә туры килә.

– Әйдә, мин синең әтиең белән үзем сөйләшеп карыйм! – диде Артем. – Бәлки, өйләнешергә дә рөхсәт бирерләр?

– Булмас. Ул сине күрергә дә теләмәячәк.

– Алайса, нишләргә кушасың? Гомер буе шулай качып кына очрашыргамы?–

– Белмим... Әтигә каршы чыга алмыйм, сине күрми тору да тәмугъ газабына тиң. Мин буталып беттем...

– Йолдызлар турында, адашканнарга юл күрсәтәләр, ди идеңме? Юлыңны, бәлки, алардан сорап карарсың?!

– Син миннән көләсеңме?

– Бәлки, көләмдер дә, – диде дә, җирдән кечкенә таш алып суга ыргыткач, кызу-кызу китеп барды Артем.

Берничә көн араларында салкынлык җиле йөрде. Өйдәгеләр дә тынычлап калган кебек булды. Ә Мәликә... Аның Артем турында уйламый калган бер генә көне булдымы икән?

Артемның шәһәргә китеп баруын ишеткәч, йөрәгендәге сагышка түзә алмый, янә күл буена килде кыз. Йолдызлар һаман да шулай ук җемелдәп яна. Әмма Мәликәгә анда менү өчен баскыч кирәкми иде инде.

– Безгә бергә булырга язмаган, – дип үзалдына сөйләнде кыз. – Язмышка каршы барырлык көч юк, нишлисең бит... Ләкин син һәр кич, күккә караган саен, минем йолдызны күрерсең. Ләкин яныңда булмам, учыңа да төшмәм. Күз алдыңа китер: бу дөньяда һәр кеше үзенә тиң йолдызны күктән урлый барса, без йолдызлы күкне күрә алыр идекме? Шуңа мин яныңдагы түгел, ә күктә юл күрсәтеп янган якты йолдызың булырмын...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев