Логотип Идель
Әдәбият

ЙӨРӘКТӘ ТОТАШТАН КӨЗ БУЛГАЧ...

Ләйлә Фаяз шигыре

Ләйлә Фаяз шигыре

***
Йөрәктә 

тоташтан көз булгач,

җилләре, котырмый, нишләсен?..

Син генә

наз тулы сүзләрдә

салкынлык гамьнәрен ишетәсең.



Бер сиңа

исбатлый-исбатлый,

мин үзем мең кабат ышандым –

сыеныр кочагың

булганда,

куркытмый суыгы кышларның.



Мең кабат төшендем... зур ялгыш –

саклавы хатирә киштәсен.

Йөрәктә

тоташтан көз булгач,

җилләр соң, котырмый, нишләсен?.. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев