Логотип Идель
Әдәбият

*** ЫРАМНАРСЫЗ... ("РАМКА"ЛАРСЫЗ)

Халисә Ширмән шигыре

Халисә Ширмән шигыре

 

Мин үләрмен, ахры. 
«Хезмәтголик булып 
Арабыздан китте», − диярләр. 
Чәчәк куйган чакта нәчәлникләр 
Моңсу гына башын иярләр, 
«Болай яхшы иде үзе», − диеп, 
Матур сүзләр, бәлки, сөйләрләр... 

Мин үләрмен. Хезмәтголик булып. 
Күченгәч дә теге якка таба 
Басып булыр микән күңелне?! 
Анда да бит бардыр нәчәлникләр, 
Анда да бит инде беләләрдер 
Андый-мондый ялкау түгелне... 

Эш кушарлар микән өеп-өеп, 
«Хезмәтголик, әйдә, эшлә!» − диеп, 
Һич карусыз «Ярар!» − диеп җавап биреп, 
Фәлән еллап бер туктамый эшләгәч тик, 
Мин анда да ятып үләрмен күк... 
Җибәрерләр мине кире Җиргә шулай 
Я кырмыска, я бал корты − эшче булып... 

Кабат кайтсам Җиргә, болай яшәмәм күк. 
Өр-яңадан башлап тормышны, 
Күзәтермен җәйге таң атканын, 
Каеннарның яфрак ярганын, 
Күзәтермен чәчәк ачылганын, 
Җанга шуннан дәва табармын... 

...Тик әлегә 
Үләрмендер кебек. 
Ямь табалмый кирәксезгә эшләгәннән, 
Иләкнекен чиләкләргә салгач, 
Чиләкнекен төпсезләргә койгач, 
Күкләр үзенә дәшеп алганнан соң, 
Мин үләрмен. Бик бәхетле булып. 


201?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев