Логотип Идель
Әдәбият

ӘЙТТЕМ БИТ!

Сәгатен алмагач ботагында күрмәгәч, Гыйльми агарынып китте. Тиз генә як-ягына каранып алды. Бакчада аннан башка беркем дә юк иде. Рекс та, башын алгы тәпиләренә салып, машина күләгәсендә тыныч кына черем итеп ята. Гыйльми алмагачны селкеткәләп карады, төбендә үскән үләннәрне капшап чыкты, әмма сәгать юк иде. Шул вакыт Гыйльминең күзе койма буенда шыпырт кына кура җиләге ашап йөрүче күрше малаена төште һәм аның ачудан яңаклары кыйшаеп куйды.

Сәгатен алмагач ботагында күрмәгәч, Гыйльми агарынып китте. Тиз генә як-ягына каранып алды. Бакчада аннан башка беркем дә юк иде. Рекс та, башын алгы тәпиләренә салып, машина күләгәсендә тыныч кына черем итеп ята. Гыйльми алмагачны селкеткәләп карады, төбендә үскән үләннәрне капшап чыкты, әмма сәгать юк иде. Шул вакыт Гыйльминең күзе койма буенда шыпырт кына кура җиләге ашап йөрүче күрше малаена төште һәм аның ачудан яңаклары кыйшаеп куйды.
— Әй, ташбаш, сәгатьне китер! — дип кычкырды ул.
— Ә-ә? — Малай гөнаһсыз күзләрен Гыйльмигә текәде.
— Сәгатьне китер, дим.
— Нинди сәгать ул, абый?
— Мин синең абыең түгел, фәрештә булып кыланма. Китер сәгатьне.
Малай аптырап җилкәләрен сикерткәләп алды, җиңе белән авызын сөртте. Моңа кадәр ирененә генә буялган кура җиләкләре аның битләренә үк буялды. Малай ниндидер көлке кыяфәткә керде, әмма Гыйльминең көләргә исәбе юк иде. Ул торган саен ярсыйрак төшеп җикеренә бирде:
— Йә, нәрсә дип карап каттың? Алып чык сәгатьне. Ишетәсеңме?
Гыйльминең тавышына күршесе Зиннәт тә өеннән килеп чыкты.
— Ни бар, күрше? — диде ул, күзлеген сөртә-сөртә.
— Әнә синең ташбашың минем сәгатьне чәлгән.
— Нинди ташбаш? Нинди сәгать? Аңлатыбрак сөйлә әле, зинһар.
— Нәрсәсен аңлатып торасың инде аның. Менә бу алмагач ботагына, эшләгәндә пыяласы сызылмасын дип, килү белән сәгатемне элеп куйган идем, әле алыйм дип карасам, юк. Синең малай алмыйча, кем алсын аны.
Зиннәт кырыс кыяфәт белән улына карады.
— Син алдыңмы, Марат?
— Юк, әти. Мин бернинди сәгать тә алмадым.
— Бәлки, агач төбенә төшкәндер, ныклабрак карыйк әле.
Зиннәт Гыйльмиләргә керде. Алар икәүләшеп өр-яңадан алмагач тирәсендәге бөтен үләнне капшап чыктылар. Тырма тешенә ияреп чыкмасмы дип, тырма белән тырмап карадылар, тик сәгать барыбер табылмады.
— Чит кеше кермәде инде монда, — диде Гыйльми, — әгәр чит кеше керсә, безнең Рекс өрми калмас иде. Ул бары синең малайга гына өрми.
Гыйльминең сүзләрендә хаклык бар иде, әлбәттә. Рекс бик усал эт. Бакчага ят кешене кертү түгел, ул тирәдән берәрсе үтә башласа да, дөнья кубарып өрергә тотына иде.
Зиннәт әйтер сүз таба алмыйча тирләп чыкты. Аның улы Маратның бер дә андый гадәте юк иде бит. Бервакыт әле урамнан кәшилүк табып, айлар буе шуның хуҗасын эзләп тә йөргән иде. Юк, юк, Марат андый эшкә бармас.
— Сәгатең нинди иде соң? — диде Зиннәт, аптыраганнан.
— Нинди дип, гади электрон сәгать иде инде. Тик бит эш сәгатьнең ниндилегендә түгел. Нинди булса да, ул минем әйберем, ә мин үз әйберемне синең малаең урласын өчен алмадым.
Гыйльминең бу сүзләреннән соң Зиннәтнең муен тамырлары бүртеп чыкты. Ул бакчада нишләргә белмичә йөргән малаена кычкырды:
— Марат, кер әле монда.
Марат купкан койма арасыннан яны белән генә шуып болар янына керде.
— Йә, — диде аңа әтисе, — күзләремә карап әйт, син алдыңмы Гыйльми абыеңның сәгатен?
— Юк, әти, мин бернинди дә сәгать алмадым.
Марат, еларга җитешеп, әтисенә карады.
— Мин алдым дип әйтерлек булгач урламый да инде ул аны, — диде Гыйльми. — Яле, кесәләреңне күрсәт әле.
Марат кесәләрен әйләндереп салды. Аның бер кесәсеннән сыңар ябе сынган пәке, икенче кесәсеннән папирос кабы килеп чыкты. Моны күргәч, Зиннәтнең чәчләре үрә торгандай булды.
— Ә-ә, син тартасыңмыни әле? — диде ул һәм озак уйлап тормыйча улының яңагына чабып җибәрде. Марат әтисенең бервакытта да мондый ярсулы чагын күргәне юк иде, яңагы авыртканын да тоймыйча мөлдерәп әтисенә карады. Әтисенең күрше Гыйльми абый янында гаепле кешедәй бөтерелеп йөрүе ничектер кызганыч иде. Ул, әтисен юатырга теләп:
— Юк, әти, мин тартмыйм, — диде.
— Тартмагач, синең кесәңә каян килеп кергән ул?
— Коробкасы матур булгач, юлдан алган идем, аның эче буш, әти. Менә…
Марат папирос кабын аерып әтисенә күрсәтте. Зиннәт, артык кызып китүенә кыенсынгандай, бер улына, бер аның кулындагы буш папирос кабына карады. Ә Гыйльми исә Маратның кесәсеннән папирос кабы чыгуга шатланып:
— Менә бит, — диде, — әле син аның тәмәке тартуы турында да белмәгәнсең. Без үзебез дә белмәгән килеш балаларны якларга тотынабыз. Ул алай итмәс, тегеләй итмәс, дибез. Ә алар әллә нишләп йөриләр, безнең башка да килмәгән явызлыклар кылалар. Аннары бандитлар, хулиганнар каян килеп чыга икән дип аптырыйбыз.
— Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел, — диде Зиннәт. — Мин үз улыма ышанам.
— Ышану-ышанмау анысы синең эш, әмма иманым камил — сәгать сездә. — Ул шулай диде дә ачу белән җиргә төкерде. Бу төкерек Зиннәтнең йөзенә тимәсә дә, ул кул аркасы белән йөзен сыпырып алды.
— Ярар, — диде ул аннары, — сәгать баш бәясе әйбер түгел, алып бирербез.
— Ә миңа үземнеке кирәк, үземнеке! — диде Гыйльми. — Кулымдагы сәгатькә караган саен минем үземне гаепле сизәсем килми. Кара син боларны — нинди киң күңелле кешеләр! Имеш, яңаны алып бирәләр. Бирми генә торыгыз әле. Минем үз искем бик кадерле.
Ике күрше арасында шушы көннән салкынлык башланды. Зиннәт үзенең дачасына Гыйльми килмәгән көннәрдәрәк килергә тырышты. Гыйльми исә Зиннәтләрнең койма аша бу якка чыгып үскән чия ботакларын кыркып төшерде. Ике арадагы купкан коймаларны ныгытты. Ә бервакыт көз көне алар ничектер бергә туры килделәр. Зиннәт алмагачларының артык ботакларын кисеп йөри иде. Гыйльмине күргәч, исәнләшми кала алмады. Тик Гыйльми аның сәламен җавапсыз калдырды. Зиннәткә кинәт авыр булып китте, ул, Гыйльмиләр ягына карамаска тырышып, шарт-шорт ботаклар кисте. Шунда аның күзе алмагач ботагы арасындагы бер ояга төште.
— Саескан оясы! — диде ул, сукранып. — Ел саен шушында оялый, тапты җайлы урын.
Зиннәт көрәк сабы белән бу ояны бәреп төшермәкче булган иде, оя алай тиз генә кубарга теләмәде. Зиннәткә, баскыч алып килеп, ояны кулы белән куптарып алырга туры килде. Зиннәт ачу белән саескан оясын җиргә тондырды. Шул вакыт оядан ниндидер ялтыравык тимер-томырлар коелды. Зиннәт гаҗәпләнеп җирдә таралып яткан әйберләргә карады.
— Карале, — диде ул аннары, үзе дә сизмәстән, — бу безнең яз көне югалган көмеш чәнечке түгелме соң? Шул бит, шул! Ә бусы нәрсә? Бизәкле чынаяк ватыгы.
Зиннәтнең күңеленә шул вакыт ниндидер уй килде: ә бәлки…
Ул тиз-тиз ояны актарырга тотынды. Оя төбендәге мамыклар җил белән һавага күтәрелделәр. Мамыкның кайберләре Зиннәтнең тузгыган чәченә кунды, ләкин ул аларны сыпырып төшерергә дә онытып, оя төбен актаруында булды. Менә бермәлне аның кулы бер шома нәрсәгә тиде. Зиннәт күпмедер вакыт хәтта кулын оядан тартып алырга куркып торды. Әйе, оя төбендә Гыйльминең сәгате иде. Зиннәт аны уч төбенә салып озак кына карап торды. Чыпчык борыны кадәр шушы нәрсә аларга күпме күңелсезлек китерде. Улы Марат хәзер бакчага аяк та басмый, Зиннәт үзе юктан кызып китә торганга әйләнде. Инде, ниһаять, өстән авыр йөк төшәр. Күршесе белән аралар җылыныр. Гыйльми үзенең ялгышын аңлап гафу үтенер.
Зиннәт балаларча җитезлек белән койма аша сикереп Гыйльмиләргә керде.
— Күрше, әй, күрше!
— Нәрсә бар? Әллә лотереяга машина оттыңмы? Бик канатлангансың.
— Машина нәрсә ул, — диде Зиннәт, — машинадан зуррак нәрсә таптым әле мин монда. Менә кара…
Зиннәт учын ачып Гыйльмигә таба сузды.
— Саескан оясыннан килеп чыкты. — Зиннәт сәгатьне Гыйльминең учына салды. — Менә бит, ә, кем уйлаган саескан шундый этлек эшләр дип… Мә, бүтән югалтма. — Зиннәт, сөенечтән балкып, ничә айлардан соң беренче мәртәбә күршесенең күзләренә карады.
— Әйттем бит мин сәгать сездә генә дип, — диде Гыйльми, сәгатьне учында сикертә-сикертә. — И шулай булды да.
Янып торган учакка чиләге белән шакшы су тондыргандай, Зиннәтнең йөзендәге елмаю кинәт сүнде. Ул җиңел генә сикереп кергән койманы чыга алмыйча азапланып бетте. Берничә минут эчендә ике арадагы койма гүяки коточкыч биек булып үскән иде.

Фәнис ЯРУЛЛИН

Чыганак: "Әдәбиятчы Байгыш"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Фәнис Яруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев