Логотип Идель
Әдәбият

ЮГАРЫДА АЛЛА КҮРЕНМИ

Әллә улы кебек бер яшьләрдә булганга, әллә инде авылы искә төшеп карт аны янәдән күрү нияте белән кичә утырган җиргә атлады. Бер-ике сукбай белән нәрсәдер турында кызып-кызып сөйләшеп ята иде ул. Бермәл аңа әлеге ир улы булып та күренде.

фотода - автор

̶    Ни, китәрмен инде мин, ахрысы... Кунакта шактый торылды, - дип сүз башлады карт иртәнге чәй вакытында.

̶    Китәсең? Әле килгәнеңә өч көн дә юк бит...

̶    Авырып торам шикелле. Бүген дә төне буе саташып чыктым.

̶    Соң, әти, мин бит сиңа әйттем дару эчеп ят дип, хәзер икенче төрлесен бирәм, ансы...

̶    Юк, юк, - дип хатынның кулыннан тотып кире утыртты карт, - Дару түгел, авылга кайтырга кирәк.

̶    Ренат белән иркенләп сөйләшә дә алмый калдыгыз бит. Менә иртәгә ял көне, шуңа кадәр генә калып тор, - дип чәй өстәде хатын.

    Карт икенче чынаяк чәй эчкәндә, өченче көн турында уйлый башлады. Улы төнлә кайта, иртән чыгып китә, көннәр буе үзе генә калган хатын ничек акылдан шашмыйдыр. Шуңа да Мөхәммәт карт килгәннән соң сөйләп туктаганы да юк. Менә хәзер дә ул аның янына килеп утырды. 

̶    Әй, әткәй, син без кайтмаганга үпкәләмә инде. Яшәргә акча, эшләргә вакыт кирәк.
Мөхәммәт карт үпкәләми анысы, тик шулай да күршегә шау-гөр килеп балалар кайтып кергәч, йөрәге кысылып куя. Яшь вакытта вакытның узуы сизелә мени инде ул. 

̶    Бигрәк биеккә менеп кунаклагансыз бит килен, кошлар аптырап очып китәләрдер яныгыздан.

̶    Көлдермә әле әткәй. Менә кара, синең авылда җир, үлән, күге өй түбәсенә хәтле төшеп тора, ә без 23 этажда яшәсәк тә, тәрәзәдән шәһәрнең иң очын күрәбез, ә күк, ай һәм йолдызларны юк. Әллә бөтенесе авылга гына качып бетә микән?

̶    Бар җирдә дә бер күк инде ул, кызым. Күрәм дигән кешегә Аллаһ күңел күзе биргән.

̶    Юк, әткәй. Ренат әйтә: “югарыда йолдызлар үзләре кулга төшәләр” ди. Кем белсен инде, тагын... Тукта, әти, телефон шылтырый, - диде дә хатын тиз генә башка булмәгә китеп юк булды.

Мөхәммәт карт бисмилласын әйтеп өстәл артыннан кузгалганда да күренми иде әле ул. Урамнан булса да әйләнеп керү нияте белән тышкы аяк киемнәрен киде карт һәм алар янәшәсендә торган башка туфлиләргә игътибар итте. Яңа, ялтырап торучы туфлиләр арасында аныкы таушалып, төсе беткәнгә охшап тора. “Картайганнар икән инде” дип уйлады ул һәм яратып сыйпаган шикелле өсләреннән тузанны сөртеп куйды.

Килгән көнне үк урамда бер ир-атны очраткан иде, әллә шуның аркасында төннәрен саташып уяна. Татар, балалар йортында тәрбияләнгән булып чыкты. Үзен кая куярга белмичә ялгызы гына яшәп ята, шуңа үткән-сүткән кешеләр белән сүз башлый икән. 

Әллә улы кебек бер яшьләрдә булганга, әллә инде авылы искә төшеп карт аны янәдән күрү нияте белән кичә утырган җиргә атлады. Бер-ике сукбай белән нәрсәдер турында кызып-кызып сөйләшеп ята иде ул. Бермәл аңа әлеге ир улы булып та күренде.  

̶    Әәә, Мөхәммәт абый, сез бу якларда еш күренә башладыгыз әле, - дип каршы алды егет.

̶    Йөрәгем урыныннан купканга килдем әле, – диде карт баягы уйларыннан арынып.

̶    Җәйне урамда уздыру бигрәк рәхәт, - дип кояшка карап елмайды ул. Җылы, саф һава, укыр өчен паркта китап киштәсе дә бар. Эх, хәзер печән хәзерләгәннән соң рәхәтләнеп су кереп, сузылып кына ятасы иде. Аның күзләре дә, сүзләре дә күк шикелле чиста һәм саф иделәр.

Зәңгәр күзләрдә тынычлык кына түгел, искиткеч дәрәҗәдә сабырлык һәм тормышка мәхәббәт оялаган иде.

Озак кына тынып тордылар. Карт аны, ир-ат үтеп баручы кешеләрне күзәтте.

̶    Күрәсезме бу биек йортны, - дип сүз башлады ир карт чыккан йортка төртеп. - Аннан көненә меңләгән кеше керә дә чыга, барысы да матур киенгән, хушбуй сибенгән, ә күзләре берни күрми. Шәһәрнең Алла белән хәлләре мөшкел шул. Ул һаман да үсәргә, югарыга үрмәләргә тырыша. Йөз, мең еллар... Таш диварлар берни дәшми һәм кешеләр бервакыт “Алла юк” дигән фикергә киләләр. Менә бит АЛАР югарыда. Монда алардан башка беркем дә юк. Димәк, хәзер җиргә алар хуҗа. 

̶    Хәзерге вакытта кешеләр акчага гына табына, - дип сүз кыстырды янда шулай ук хәер сорашып утыручы бер хатын. – Акча гына хуҗа. 

Мөхәммәт карт ир күрсәткән йортны күзәтте. Астан чынлап та биек күренә икән шул, хәер 23 этаждан кешеләр бөтенләй кырмыска кадәрле генә кала. Тукта, алайга калса, улы Ренат нинди Аллага табына икән? Бу уйдан аның күңелендә ризасызлык хисе уянды. “Юньсез баш, әллә нәрсә уйлап тора, ничек булсын, бер генә Алла бар бит” дип тынычландырды ул үзен. Юк, әле кайчан гына әтисе артыннан ияреп йөри, һәрберсенә ярдәм итәргә әзер торган малай үзгәрә алмас кебек тоелды аңа. Акча колы булып яшәгәнне акылы белән аңласа да, күңеле белән кабул итми Мөхәммәт. Шуңа күрә дә, Ренат шәһәргә күченергә тәкъдим иткәч ризалашмады. Төне буе улы турында уйлап чыкты ул. Белә бит, үзгәргәнен дә аңлый бит ул аның, тик һаман да өметләнә. Туфлиләр генә түгел, үзе картайды. Үзенчә туган нигезне тапшырып калмакчы иде ул улына. Ә аңа боларның берсе дә кирәк түгел булып чыкты, киресе булса елга бер тапкыр кайтып күренер иде. Юк бит. “Абзарның түбәсе тузган, Сөтлебикәгә җил-яңгыр үтә, рәтләп җибәрәсе иде” - шул иде картның бар булган йомышы. Ярдәм сорап килгән иде ул аннан, ә икенче көн инде аны күрә дә алмый. 

Өченче көн карт иртән уянды да беркемгә сиздермичә сумкасын җыйды.

-    Түбә яба беләсеңме? – дип сорады ул егеттән. – Күк артык каты утырган ахры, тишелеп чыккан.

Шәһәрнең Алла белән хәлләре мөшкел әле. Ул аны эзләп һаман өскә дә, өскә менә. Ә бу вакытта икәү авылга кайтып баралар. Ир-атның күзләрендә күк, йөрәгендә Аллаһ, әмма аның әле югарыга менеп караганы гына юк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев