Логотип Идель
Әдәбият

Югарыда гына кал идең

9 февраль - Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның туган көне

Тамчы идең. Син бик туңган идең,
Буй җитмәслек җиргә кунган идең. 
Сиңа карап соклануым булды,
Синең йөзең нурлар белән тулды.

Уйламыйча һич тә аны моны:
–  Там, там! – диеп, сиңа суздым кулны. 
Карашымнан минем эредең,
Учларыма минем сикердең. 

Төштең учка. Сүнде нурларың, 
Матурлыгың синең урладым. 
Их! 
Югарыда гына кал идең, 
Ымсындырып мәңге ян идең.

Фәнис Яруллин

 

Фотода: Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин журналист Алсу Хәсәнова белән. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев