Логотип Идель
Әдәбият

ЮЛДА (Хикәя)

Сания Кәшфулла кызы Шәрипова Башкортстанның Бүздәк районыннан. Каран авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, бүгенге көндә лаеклы ялда.  

Сания Кәшфулла кызы Шәрипова Башкортстанның Бүздәк районыннан. Каран авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, бүгенге көндә лаеклы ялда.  
Район үзәге Бүздәктән сәгать ярым саен башкалага газельләр йөреп тора, үзәк базар каршына килеп туктый. Бәясе ике кап тәмәке хакы. Аннан бөтен җирләргә юллар ачык. Уфадан кайтып килешем иде. Кайтыр юлга акчамны түләгәч, шоферны: «Мине Бүздәккә үк алып кереп китмәгез, шул якка борылган чатта төшереп калдырырсыз», – дип искәрттем, чөнки еш кына сүзгә мавыгып, туктыйсы урынымда калмыйча, узып китеп, кирәкмәгән маҗараларга юлыкканым бар.  Кузгалырга санаулы минутлар калгач, янәшәмә ике балалы яшь хатын кереп утырды. Кечкенәсен ал ягына биштәрләп аскан, биш яшьләр чамасындагысын җитәкләгән. Малай кузгалып киткәнче: «Давай, игрушку купим», – дип әнисен борчыды. Әнисе берничә тапкыр: «Рамил, тик кенә утыр!» – дип улына кисәтү дә ясады. Мин малайга: «Нигә сиңа уенчык?» – дигән булам. – Я по-татарски не понимаю, – ди, букчасындагы уенчыклары арасыннан еланны актарып алып, миңа мактанмакчы. – Ты русский что ли? Бу сүздән авызы ябылып тормаган Рамил телсез калды. Яклау эзләп, шомырттай чем кара күзләрен шардай түгәрәкләндереп, сорау катыш әнисенә төбәде. Шунда мин яңалык ачтым. Бар нәрсәне дә кирәгеннән дә күп белгән малай, үзенең нинди милләттән икәнен әйтә алмаганга, аптырап калды. Әнисе: – Ты татарин, – дип җаваплады. – Я в городе родился, мама в деревне, – диде тел бистәсе, белдеклелеген күрсәтәсе килеп.
– Димәк, син – шәһәр малае, ә әниең – авылныкы. Бик яхшы. Беләсеңме, нәрсә начар, Рамил? Дусларың синең турында татарча нидер әйтеп көлсәләр, аңламыйча, аларга кушылып көләр идеңме? Сөйләшә алмасаң да, аңларга кирәк бит. Нәрсәгә сиңа уенчык? Менә бәби белән уйна рәхәтләнеп, – дим, башны сантыйга салып. Яңа танышым урыныннан чәчрәп тора, миңа арты белән борылып, җылыга кергәч йокымсырап киткән сеңлесенең йомшак битеннән нәни бармакларын шудырып иркәли башлый, ягымлы тавыш белән: – Она моя сестричка. Лиана. Она не продается. А как будет по татарски «спасибо»? – Рәхмәт. – Как будет хорошо? – Яхшы. Әйбәт. – Солнце? – Кояш. – Россия? – Русия. – Россия?– ул кабат-кабат сорый. – И на английском Россия. Без аның белән русчалы-татарчалы әңгәмә корып бардык. Ара-тирә, әнисе дә татарча сүз кыстыргалады. Өйдә, әтисе эштә чакта, улының зур ярдәмче булуын әйтте. – Кая барасыз? – дим малайга. – Маме. – Мама яныңда утыра бит. Әнисе төзәтү кертә: – Мамина маме. – Нәнәйгә, димәк.
45июнь 2019
инсташигырь
– Әйе, нәнәйгә. Там у меня много друзей, – малай дуслары исемнәрен санап чыкты. – Как вас зовут? – Сания апа. Йокларга җыенган бәләкәч көйсезләнергә тотынды. Малай елан уенчыгын миңа тотып торырга кушып, букчасындагы уенчыклары арасыннан сеңлесенә сөт тутырылган шешәне эзләде. Аннан тиз отып алуы белән мине гаҗәпләндереп, уенчыгын тотып торган өчен: «Сания апа, рәхмәт!» – диде. Уйный торгач, еланының телен өзеп чыгарды. Моңа кадәр уенчык ватып уйнамаган ахрысы, бик көяләнде. Үземчә юатырга теләдем: – Яхшы булган, хорошо. Теле барыбер агулы иде аның, – дигән булдым. Аннан, кәефе күтәрелсен дип, тәрәзәнең бозын кулым белән эретеп рәсем ясарга тотындым. – Әйдә, Кояш ясыйбыз? Юлдашым шатланып ризалашты. – Кояш нинди – какой? – дип сорадым. – Большое, круглое. – Зур, түгәрәк, – димен. Ул тутый кош сыман минем арттан кабатлады. – Сделай – яса три түгәрәк. Получится Снеговик. Снеговик нинди? – Белый. – Белый, значит, ак. Что еще бывает ак? – Снежинка. Аннан әйткәнне дә көтмичә, кар бөртекләре сызгалады; это нәрсә, нинди дип, өчпочмак белән квадраттан өйләр төшерде. Мин сурәтләрнең исемен әйтеп утырдым. Телевизордан күргән Барбоскиннарны төшергәч, көймәм тәмам комга терәлгән иде, ярый, бәхетемә каршы, тәрәзә рәсемгә тулып, төшерер урын бетте. Чират сеңелләрем белән уйный торган уенга җитте. – Песи, песи, песи, перәс, – дип, кайчан кулны тартып алырга кирәклеген аңлаттым. «Перәс»не әйтергә теле әйләнмәде... Аннан «Без, без, без идек»не уйнарга күчтек. Юлыбыз тагын да кыскарды. Бала-чага сыман уенга алданып, газельнең туктаганын сизмәгәнмен дә. Нәни юлдашым мине шаккатырып: – Сания апа, мы когда нибудь встретимся? – дип сорады. – Тогда я буду говорить татарча. И сестренку научу. Йөртүчегә рәхмәтемне әйтеп һәм пассажирларга хәерле юл теләп төшеп калдым. Бирсен Ходай. 

 

Сания Шәрипова

Фото: Пикссбей


 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев