Логотип Идель
Әдәбият

ЮЛЫНА – ШИГЪРИ ҖӘЙМӘ!

Казан – кырыс башкала. Табанына камыл эзе, күңеленә шигырь җене кагылган авыл үсмерләрен таш куенына йолып ала да үзенчә калыплаштыра башлый.

Казан – кырыс башкала.

Табанына камыл эзе, күңеленә шигырь җене кагылган авыл үсмерләрен таш куенына йолып ала да үзенчә калыплаштыра башлый.

Талантлы тыйнакларны үтәли күзәтеп, кинаяле елмаеп каршы ала. Сәләтсез чаяларны күтәреп чөя, әрсез алабайларны вакытлы данга күмә, аннары, кызыгы беткәч, селтәп, бәхетсезлек ярына ыргыта.

Казан – болгавыр башкала.

Тәүге тапкыр килеп, шагыйрьләр тукталышында төшеп, борынгы илбашы – Бумын каһан исемен йөрткән урамда ачык китапка охшаган нәшрият бинасы каршында басып торганда ниләр уйлады икән үҗәтлеген буй-сынына тигез тараткан, тәвәкКәллеген биштәренә сыйдырган егет? Миллион тәрәзле, катмарлы Казанны Ходай биргән сәләте, мишәри кыюлыгы белән авызлыкларга дип килгән яшь шагыйрь – Ркаил Зәйдулла булыр бу.

Һәммә каләм тибрәтүчегә дә бөек буласы килү теләге – кысыр хыял хас икәненә хәйран төшенгәч, үз мәсләгенә юнәлеш таба алмыйча, каңгырап, озак юанмый ул, Сим-Симгә ялынып тормыйча гына, ишекләрен каерып ачтырып, борыңгы фолиантлар, бибәһа китап хәзинәләре сакланган мәгарәләргә кереп чума. Аң-зиһенеңне тарихи тамырларың белән ныгытмыйча торып, җиде ханыңны да белмәгән килеш, рифма коеп яшәүче үшән уйлы шигырьчеләрнең язар хуты озакка бармасын яшьли сизенә талымсыз күңел. Шуңа күрә китап аның төп байлыгына әверелә.

 

Шулай итеп, еллар аргамагы, борынгы җырдагыча, Казанны өч кенә тапкыр әйләнми. Чөнки дилбегәсе – көн белән төнне бер иткән шагыйрь кулында.

Казан – ардыра торган кала.

Шагыйрь күктәге Чүмеч йолдызының торышына карап сусый башлый: бу шәһәрне ташлап торырга вакыт җиткән, димәк.

Туган авылына кайтып, ул әнисе бисмилла әйтеп сауган җылы сөт эчә, мич төбендә пешкән арыш ипиенә батып кергән күмер кисәген тешләп карый.

Күрше кызының, мул имиләрен биетеп, үз күләгәсе тирәсендә бөтерелеп бәрәңге төбен китмәнләвен күзәтә дә, шәһәрдәге коргаксыган гәүдәле «модель» кызларны менә кемгә алыштырырга иде, дип, соклануын тәмләп йотып куя.

Эссе пардан изрәп, чабынып төшкәч, ләүкә астында түшен мимылдатып утырган бака белән исәнләшә. Мунча өйалдына чыгып, салкынча хушлыкта йомшак сөлгегә гәүдәсен таратып ташлагач, кеше ишетмәслек итеп кенә (җырлавы ташка үлчим!), сентябрь казы сыман, борын эченнән канәгать моңланып-шыңшып ала.

Су буена төшә. Муенга-муен «кочаклашып» иркәләнгән атларны кытыршы кәүсәле өянкегә сөялеп күзәтә. Әрекмән яфрагыннан егылып төшкән кырмысканы учына ала. Малайлык тәхетенә менеп, күккә кадакланган тилгәнгә бармагын төби. Кабыгын салып, үз-үзен яңарта белгән еланга карап гыйбрәт ала.

Шушы эчкерсез табигать, офык аръягынача җәелгән олы дөнья булып, шагыйрьнең йөрәк тибешенә кушыла. Хыялында гасырлар, илләр убыла. Ул дөньяны, сүз кодрәтенә буйсындырып, яңабаштан сүтеп җыя. Җыя да, комнан йорт төзегән сабый кебек, самими бер алгысыну белән, соклану, әрнү, ачыну хисен бүлешү өчен, Казандагы аркадашлары хозурына ашкына башлый. Аңа бу хисләр белән тизрәк бәхилләшергә кирәк, алда шигырь баганаларына таянасы яңа гөмбәзләр калкырга тора.

Шагыйрь иген үстергән авылыннан фикер үстергән шәһәргә ашыга.

Менә әдәби мохит хәрәкәткә килә, Аның яшен аткан кебек көлүе диварларны дер селкетә. «Ркаил кайткан! Ркаш кайткан... Ркацетели...»

Түгәрәк өстәл чуалчык өлгерлек белән, «киләчәккә үтеп барышлый» гына әзерләнгән. Биштәрдән пар бөркеп торган кайнар шигырьләр бер-бер артлы чыга башлый.

Шигырьнең – күбәләк канатындагы алтын тузанын койган иң кадерле мизгеле... Мәйдан аңа төбәлә. Маңгай астыннан сөзеп караганга усалрак күренгән мәрхәмәтле караш... Сүз егәренә куәт биргән кул хәрәкәте... Яшьлек дәрте ташып торган көчле тавыш заман бәгыренә илаһи сүзләр иңдерә...

Тыңла, шәһре Казан, Ркаил Зәйдулла яңа шигырьләрен укый.

Тыңла һәм киләчәктән сөенче ал!..

* * *

…дигәнмен дә… Аннан соң инде бер-берсен әйдәкләп, шактый еллар җилдереп узган. Ике дистәгә тулган еллар кәрванын аралап, бүгенге хәтер ярыннан торып карыйм да... шул шаукымлы дәвер эчендә генә дә нинди төсләрне ташладык, күпме үзгәрешләр кичердек – моны инде ил-көн күзенә, чордашың йөзенә карап беләсең икән.

 

Һаман шулаймы Шагыйрь хәяты: үҗәт маңгай астыннан сөзеп, үтәли карашында моңсулык рәшәсе дә сизелмиме? Калын иңсәсен сыгылдыра төшеп, дөнья гамен күтәреп торган чалымы – иртәрәк олыгаясы килүдән түгелме? Дәррәү убылып, көлә белү шарлавыгы хәзер инде сирәгрәк яңгырыймы әллә?

Боларны аңлау өчен, Шагыйрьнең, үз-үзен онытып, җанын, йомарлап, шигъри сүз ташкынына чөйгән мәленә шаһит булу кирәктер.

Шигырь кичәсенең пароле – игъланда чагыла. Аның афиша кәгазе дә бик гади иде. Купшы сүзләр чәчрәп тормый. Бер селтәнүдә язылган: шагыйрь... шуның белән вәссәлам. Заһири сурәте дә үзенчәлекле: маңгаена шахтер лампасы элгән. Балбалныкы шикелле киң яңакларын күмер куныгы күләгәләтеп тора. (Ә, бәлки, тарих тузаныдыр?) Борынгы грек философы Диоген (Синопский) сыман, көндез чыра яндырып, чын кеше эзләргә чыкканмы, әллә? Юктыр, Диоген исәрлеген бәяли торган заман түгел. Бәлки, Шагыйрь, үз халкының гамь тирәнлегенә, тарихи төпкелләренә төшеп, асыл хакыйкать кантарларын табып алып, дөньяга изһар итәсе сүзләр рудасын чаба-актара торгач, Тукайның керләнгән җанга мунча юк, дигәнен үз мисалында исбатлавын шушы сурәткә кертеп калдырасы килгәндер.

Шунысы кызыклы: маңгаендагы фонарь яктысыннанмы, «Мин сезнең асылыгызны үтәли күрәм!» дигән шикелле кырыс-үткен карашыннанмы – күңеле тайпылып, күпләр афиша катыннан арткарак чигенеп куя. Гадәттә, афиша иясе ягымлы сурәткә кереп, кешеләрне үз кичәсенә ерактан дәшеп, зинһарлап тора. Ә бу – киресенчә. Чакырмый – кисәтә. Шанс бирә. Килми калсагыз... дигән киная-ым белдерә шикелле.

Ул кичне... Татар дәрьясыннан йөзеп килеп, Кабан күле ярына якорь салып тукталган кораб – Академия театрының тыйнак залы шыгърым тулы иде. Менә ут сүнде. Яктырып киткән түгәрәк сәхнә идәненә катлы-катлы ак кәгазь битләре түшәлгән иде. Шундый ук кәгазь битләрен учына түгәрәкләп кыскан Шагыйрь, үз бәясен белеп кенә атлап килде дә сәхнә мәркәзе бу-лып туктап калды.

Хикмәти Хода! Шагыйрь – яланаяк. Моның күзгә генә күренмәгәнлегенә ышангач, залдан җиңелчә дулкын йөгереп узды. Кемнәрдер, елмаеп, тарау акылына җиңеллек бирергә ниятләгән генә иде, әмма! Төмсә-тәвәккәл чалымлы Шагыйрь, керфеген дә какмыйча, сөзгәк карашын текәп торды да, залны ихтыяри-чарасыз калдырып, бер бәйләм итеп беректереп куйды.

Яланаяк булуы бер хәл, өстенә кигән күлмәге дә нинди бит әнә: изүе ачык, якасыз, мул итәге чыгарып салынган, хөсет иярми торган, җөйсез киндер хөллә. Урта гасырларда үз дәвереннән алгарак сикергән акыллы затларны инквизиторлар эшафотка шушындыйрак киемдә менгергәннәр. Муен турысы – якасыз, ачык булырга тиеш. Бүкәнгә куелган башны җәллад балтасы бер чабуда кыеп төшерерлек булсын!

Димәк, Шагыйрь әнә шундый рәвешкә кереп, бүген үз иҗатын эшафотка менгерә. Раслый аламы үзенең сүз иярендә икәнен. Уяталамы туң җаннарны? Һәрвакыттагыча, тамашачы – бәхәссез хөкемдар. Соңгы бәяне ул бирә. Йә иячәк ул аны, йә чөячәк!

Менә – зыңлы тынлыкта залның игътибары бер сулышка буйсынып төенләнде. Менә – ачылды мәгънәле сүзгә ирек капкалары. Корыч ныклыгы чыңлаган гайрәтле тавыш, сыгылдырып, залны колачлап алды.

Шигырь арты шигырь агыла башлады. Көйле тибрәнешкә салынган фәкать бер генә кәлимәне саксыз тының белән читкә тибәр, уяулыгыңны җуярсың да, фикер-хис агышына зиһенең өлгерә алмыйча, шигырь тәменнән нәүмиз калырсың кебек. Әлбәттә, бу шигырьләр аңы – ялкау, рухы – юаш, уе сәлкәү инсаннар өчен язылмаган. Бу шигырьләрнең «терекөмеш баганасы» югары кимәлгә сикергән.

Сүзне очышта тотып ала белү зирәклеге дә һәммә кешегә тигез бирелмәгәндер. Әмма, ни генә димә, зал бер йодрык булып кысылган иде бу мизгелдә.

Шигырь арты шигырь агыла.

Сәхнә түрендә – якты экран. Оста рәссам кулы анда, шигъри сүзгә ияреп, җитез-кыю сызыклар белән сурәтләр ясый. Шигырь бетә – рәсем кала, рәсем бетә – шигырь кала. Бу тормышның үзе кебек: ярала, калка, сүнә; мизгелләр чиратлаша. Иң соңыннан – Сүз аягүрә баса.

Шагыйрь, мәгънәле вакыт кадереннән хушланган залның ихтыярын йөгәнләп, тантана итә. Такташ кебек, сүзләрне тот-рыклы вәзен ызанына кертмичә, үз ирегендә, кыргый-каралама хәлендә калдырып язу өслүбе аңа хас түгел. Саллы фикер

кысаларына һәммә сүзнең дә нәзберек бәбәген имгәтмичә, камил шәкелгә буйсындырып, сөрмәле алтын җебеннән зиннәтләр үргән көмешче оста шикелле, шигырь дигән могҗизаның катгый, сәнгати канун таләбен онытмыйча, мөкәммәл язу осталыгына ирешү – аның нәселдәнлек хасиятеннән, бишек сиртмәсенең тирбәлү көеннән, әнкә сөте белән сугарылган туган теленнән бар вөҗүденә табигый салынган.

Чәберчек язмалардан арыган, фикер фәкыйрьлегеннән үтмәсләнгән күңел җирсегән икән бит чын шигырьгә, сусаган икән бит эредән-эре сүз кайнарлыгына.

Минем беркайчан да болай тынны кысып, рәхәт изелеп, шигырь тәэсиренә бар барлыгым белән йотылып бирелгәнем юк иде әле. Изелгәнмен икән, димәк, көчсезлегемне тойганмын. Көчсезлегемне тойганмын икән, димәк, сәләтенең өстенлеген таныганмын. Сәләтенең өстенлеген таныганмын икән, димәк, сүз тоягын уйната белүенә сокланганмын. Сокланганмын икән, димәк, хөсетле көнләшүгә бирешмәгәнмен. Ә мондый халәт – күңел хәятыңда йокымсырап яткан илһам чишмәләрен уятырга яңа көч булып үзеңә кайта.

Шигырь арты шигырь...

Иманлы Сүз кодрәте бер мизгелгә дә киеренкелекне йомшатмый; бәгырьне яралап, күкрәп яңгырый. Шагыйрь – рәхимсез. Йокымсыраган вөҗданны үрә бастырып, аяусыз камчылый. Залиманә язмышка дучар булып, үз муенына үзе элмәк салырга әзер-күндәм хәлгә тарыган милләтнең баш очында Шагыйрь, дәһшәтле сүз камчысын яшьнәтеп, гүя соңгы кисәтүен ярып сала – җан ачысы белән!

Тагын кем шулай аның янәшәсенә басып бәйгегә кушыла, үткен сүз хәнҗәрен кынысын канатып чыгара ала?! Изүен шар ачып... Яланаяк килеш... Сынап төбәлгән уклы карашлар астында сынмыйча, сыгылмыйча.... Алышка кем чыга ала?

Әй!!!

Ихтирамлы тынлык. Берәү дә эндәшми әлегә. Теләклеләр дә, беләклеләр дә үз күләгәсенә поскан...

Көчек сикертә торган көйгә көпшәк такмак язып, песи төчкерегенә тиң меҗмелдек, хәлсез-вак шигырь вирусы таратып, күз буяп, гадел килмәгән дан шәүләсен калкан итеп йөрүче хәясызлар бу шигъри гарасаттан чүгеп кала түгелме?!

Шигырь арты шигырь агыла.

Әрнүле хискә – әремле сүз дәва.

Залның рухын кубарып, Шагыйрь тавышы бөтен гаярьлеге-нә ачылганнан ачыла бара. Замананың көтеп алган тавышы бу!

Халык белән бергә-бер, күзгә-күз, җанга-җан калып, рухи бил алышуны чын гайрәткә ия Шагыйрь генә күтәрә ала. Моның өчен көндәлек гомер агышының өстәге күбеген генә җыю түгел, ә тарихның төпкеленә төшеп, арыслан башлы йозак артында калган, тапталган, тапланган байракларны бүгенге каргышлы да, алкышлы да мәйданга чыгара алу, Ана теленең бөеклеген раслап, тантана итә белү зарурдыр.

Төрле кыйтгаларда, төрле дәверләрдә Илбашы, Илханы исемен халык атамасы итеп алган сак (сакиф), сармат, һун, хәзәр, болгар, угыз-кыпчак, нугай-татар бабаларыбыз мең еллар буена чарлаган, камилләштергән, дастаннарга күчереп саклаган ганимәтле телебезнең бүгенге көндә дә җанны сискәндерерлек фидаи фикер куәсенә ия булуын раслар өчен – чын шагыйрь булу кирәктер.

Менә соңгы аккорд.

Йотымлап тыңлаган зал, иңрәп, бер мизгелгә тын калды. Аннары... хушлану нәфесен йота-йота, дәррәү калкынып, уч төбеннән очкын чәчеп, кул чаба башлады. Йөрәге кагудан, дулкынланудан манма тиргә баткан Шагыйрь баш иеп борылды да (сәхнәдән чигенеп чыгуны ул өнәми) кулындагы кәгазьләрен чөеп җибәрде. Кәгазь битләре, ыспай очыш ясап, аяк астына төшеп түшәлделәр. Үзенең шигырь юлларыннан табанын кытыклатып, кәгазь-келәм өстеннән ул арыган салмак адымнар белән, көрәшеп арган Сабантуй батыры шикелле, рәхмәтле алкышлар явымы астында сәхнәдән чыгып китте.

Экранда айлы манара сурәте калыкты.

Күңел кәгъбәсендә аккош мамыгыннан кабартылган мендәрдә еллар дисбесен тартып утырган аксакал Шигърият Иясеннән әгәр: «Син разыймы бу егеттән?» – дип сорасаң, мәмнүн елмаеп ул: «Юлына – шигъри җәймә», – дип тәкърарлар иде.

Бу кичәнең кайтавазы – әле дә күңелдә.

Ә сөенче алырлык олы сәбәпләр тагын шулай киләчәккә күчә торсын.

Иншаллаһ.

2010–2011

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият татар шигърияте татар әдәбияты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев