Логотип Идель
Әдәбият

«Үзе иҗат иткән кешенең башкаларны укымаска хакы юк!»

Гөлназ Әхмәдиева – иҗат өлкәсендә кайнаучы яшьләр арасында азмы-күпме билгеле исем. «Глаголица» бәйсез әдәби премиясенең, «Алтын каләм» фестиваленең Гран-при иясе, Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреаты, кырык дүрт мең язылучысы булган блогер ул.

Гөлназ Әхмәдиева – иҗат өлкәсендә кайнаучы яшьләр арасында азмы-күпме билгеле исем. «Глаголица» бәйсез әдәби премиясенең, «Алтын каләм» фестиваленең Гран-при иясе, Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреаты, кырык дүрт мең язылучысы булган блогер ул. Хикәя-шигырьләре аша «Идел» журналы укучыларына да таныш. Без аның белән иҗат һәм... танылу турында сөйләштек. 


«Гомер буе журналистикада калам дигән сүз түгел»

 

– Гөлназ, «Алтын каләм» фестивалендә җиңү яулый алачагыңа ышанган идеңме?
– «Алтын каләм» фестивалендә өч ел рәттән катнашам, журналистиканы үз итәр өчен аз вакыт түгел бу. Җиңүемне өметләнеп көттем. Ләкин сәхнәгә чыгып кулыма диплом алгач кына, максатымның үтәлүен чын-чынлап аңладым. Көндәшлек көчле иде, үземне күрсәтә алдым дип уйлыйм. Җиңү өчен бит җиңелү турында уйламау мөһим, ә мин үз көчемә ышанып килдем. 

– Киләчәктә укуыңны журналистика белән бәйлисең инде, димәк. Якынча ун елдан үзеңне кайда күрәсең?
– Ун ел бик ерак бит, ул кадәр вакыттан соң үземне күзаллыйсым һәм алга китәсем килми. Әйе, киләчәгемне журналистика белән бәйләргә уйлыйм, ләкин бу гомер буе шушы профессиядә калам дигән сүз түгел әле. Кайсы гына өлкәдә булсам да, күңел кушканча, яратып һәм сөенеп эшли торган һөнәр сайлаячагымны беләм, чөнки теләмәгән эшне башкара алмам кебек.

 

«Яшь шагыйрьләр беркемгә дә иярми!»

 

– Син үзеңне әдәбиятта да сынап карадың: чәчмә әсәрләрең, шигырьләрең укып барабыз. Шигырь һәм хикәя язу процессы синең өчен нәрсә белән аерыла?
– Шигырь – дөньяны күрү бит ул. Тәнкыйтьләүчеләр дә бар, шигыреңнең  шушы сүзе дөрес түгел, бу җире аңлашылмый, монда болай яз, диләр. Ләкин дөньяга караш дөрес яки дөрес түгел, аңлаешлы яки аңлаешсыз була алмый.  Гафу итегез, мин дөньяны шулай күрәм һәм күргәннәрем кемнеке белән дә булса чагышмый икән, димәк, карашларыбыз төрле. Шигырьләрне тәнкыйтьләү – бик субъектив нәрсә һәм бу тәнкыйть белән күп очракта авырдан килешәм, чөнки минем дөньяны ничек тойганымны, ниләр уйлаганны, хисләремнең ниндилеген үземнән кала кем яхшырак белә ала соң? Проза – башка. Анда бар нәрсә дә объектив. Я син теләгәнеңне укучыга дөрес һәм аңлаешлы итеп җиткерәсең, я бу синең барып чыкмый. Мин гел нинди дә булса әсәр язганнан соң үз-үземнән: «Я, Гөлназ, моны укып кем нинди нәтиҗәгә киләчәк инде?» – дим. Прозада уйлаганыңны төгәл һәм ачык җиткерү мөһим. Шуңа күрә, шигърияттән аермалы буларак, биредә хис белән түгел, аек акыл белән сурәтләү зарур. Поэзиядә кеше җанына тынычлык эзләсә, прозада шул тынычлык белән яшәргә өйрәнә.

– Бүгенге көндә актив иҗат итүче яшь шагыйрьләрне укыйсыңмы? 
– Үзе шигырь иҗат иткән кешенең бүгенге көн шагыйрьләрен укымаска хакы юк. Әлбәттә, укыйм. 

– Аларның нинди үзенчәлекле якларын билгеләр идең? 
– Алар – төрле. Бу табигый: кемнеңдер язганнары ошый, кемнекедер ошап бетми, бер шагыйрьнең иҗаты нык якын, икенчесенеке аңлашылып бетми... Шулай да алар барысы да яңалык кертергә, әдәбиятыбызны баетырга, яңа алым, яңа сулыш өстәргә тырыша. Шуңа өстәп, яшь татар шагыйрьләре һәрвакыт үзләре булып кала белә, беркемгә һәм бернигә дә иярми! 

– Син үзең башкалардан нинди сыйфатың белән аерылып торасың? 
– Мин – Гөлназ Әхмәдиева. Бөтенләй башка кеше: башкача язам, башка төрле яшим, хисләрем һәм дөньяга карашым икенче. Бик теләсәм дә, башка кеше булып, аларча яза алмам. Дөньяны, үземне чорнап алаган тирәлекне ничек күрәм һәм ничек итеп укучыга күрсәтергә телим, сүзләр белән шуны тезәргә тырышам. Ясалма буласым килми, язганнарымны бәйгегә яисә газета-журналларга юллаганда да әти-әни, укытучы күзе аша үткәртмим. Үземнең чын язу сәләтем күренергә тиеш дип уйлыйм. Хаталы булса да, бик үк дөрес язылмаган булса да, барысы – минеке. Бүгенге яшь язучылардан, бәлки, иҗатымда табигыйлеккә омтылуым белән аерылып торам.


«Китап сайлауга җитди карыйм»

– Кулың кайчан китапка үрелә? Ә үзең кайчан шигырь, йә хикәя язарга утырасың?
– Барысына да күңел дәшә. Гадәттә, озак шигырь яисә хикәяләр яза алмый торганда, инде яза белми башладым бугай дигән уйлар килгәндә, язу дәрәҗәмне яхшыртырга теләгәндә, классиклар иҗатына үреләм. Китапларны сайлауга җитди карыйм, бар китапны да укып бетерү мөмкин түгеллеген аңлыйм. Үзем бөтенләй дә язарга исәпләмәгән чакта язам. Иҗатта барган озын паузадан соң, гадәттә, күп языла башлый. Идея килсә, язмый кала алмыйм.

– Сиңа иң зур йогынты ясаган китап нинди иде? Ни өчен?
– Бар укыган китабым да нинди дә булса йогынты ясамый калмагандыр. Ләкин бер китап миннән башка кеше ясады, икенче төрле яшәргә өйрәтте сыман. Хэл Элродның «Магия утра» китабы ул. Иртән торуның никадәр мөһим икәнлеге турында сөйләнә анда. 

– Классиклардан кайсы авторларның иҗаты күңелеңә аеруча якын?
– Прозада – Әмирхан Еникидәге сүз тәме, поэзиядә – Һади Такташтагы бунтарьлек, драмада – Туфан Миңнуллиндагы гадилек ошый!


Ютубта – бишенче сыйныфтан 

 

– Гөлназ, яшьләр арасында син әле блогер буларак та популяр. Әлеге өлкә белән кызыксынуың кайчан башланды? 
– Кечкенә вакыттан ук фотога төшерергә һәм төшәргә бик ярата идем. Беренче тапкыр әтием камерасы булган телефон алгач ук, аны шунда ук «эшкә җиктем». Блогерлык дип атап булмаса да, инде бишенче сыйныфта ук ютуб челтәренә төре видеолар кертә башладым. Гомумән, бу өлкә миңа һәрвакыт мавыктыргыч, кызыклы булды һәм хәзер дә шулай. 

– Үз блогыңны алып бару шулай ук иҗадилыкны сорый. Идеяләрне кайдан аласың?
– Тормыш һәм анда булган төрле вакыйга-хәлләр үзләре үк төрле идеяләр биреп тора. Гадәттә үзем белән булган хәлләргә нигезләнеп, тормышның кызыклы һәм күңелле якларын чагылдырырга тырышам. Димәк, идеяләр дә тормышның үзеннән алына.

– Блогер буларак танылу өчен мөмкинлекләр шактый. Ә шагыйрь-язучы буларак популярлык җыюда нәрсә кирәк дип уйлыйсың?
– Гел язып торырга һәм укучыларның «күз алдында» булырга кирәк. Ниндидер чара, бәйрәм, очрашуларда һәрвакыт башкалардан аерылып торырга, үз иҗатыңны тәкъдим итә белергә тиешсең. Популярлык турында уйламаганда гына күп укучы җыярга була ул. Гомумән, язучыга «популярлык» төшенчәсе бик үк батмый, анда халык мәхәббәтен яулау мөһимрәк.

Алинә Хәбибуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев