Логотип Идель
Әдәбият

"ҮЗГӘРТӘ ЛӘ ДӨНЬЯ КЕШЕНЕ"

Халисә Ширмән шигыре

"Үзгәртә лә дөнья кешене", - дип, 
Сөйли иде әби элегрәк. 
Аңлый алмый әби әйткән сүзне, 
Җавап бирә идем көлебрәк: 

"Нишләп дөнья безне үзгәртсен, ди, 
Без үзгәртәбез, әби, дөньяны!" 
Еллар үтте. Күптән инде, күптән 
Калдырганга туган ояны... 

Елатты да дөнья, җырлатты да, 
Талчыбыктай бөкте, чарлады... 
Сүзләреңнең, әби, дөреслеген 
Еллар узгач кына аңладым... 

..."Үзгәртә лә дөнья кешене", - дип, 
Сөйли иде әби элегрәк. 
Үзгәралмый калган җаннар, никтер, 
Дөреслекне таба бик сирәк... 

Халисә Ширмән 
20??

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев