-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
1 февральдән социаль түләүләр артачак
Балалы гаиләләргә, инвалидларга, ветераннарга һәм Россия геройларына, шулай ук җитештерүдә зыян күргән кешеләргә бирелә торган социаль түләүләр 1 февральдән 8,4 процентка индексацияләнә.
«Ел саен 1 февральдән алар өчен социаль пособие һәм түләүләрнең күләме арта. Быел әлеге гражданнарга бирелә торган түләүләр Президент кушуы буенча 8,4 процентка артачак», — диде Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин кабинет әгъзалары белән киңәшмәдә. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Telegram-каналында хәбәр ителә.
Премьер сүзләренчә, бу төркемнәр аеруча ярдәмгә мохтаҗ. Моннан тыш Мишустин авырлы хатыннарга бер тапкыр һәм бала караган өчен ай саен бирелүче пособиенең артуын да әйтте.
Беренче балага бирелә торган ана капиталы — 524 мең сумга, икенче һәм аннан соңгы балаларга 693 мең сумга кадәр арта, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз