1 СЕНТЯБРЬДӘ ТРАДИЦИОН МӘКТӘП ЛИНЕЙКАЛАРЫ БУЛМАЯЧАК
Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
1 сентябрьдә традицион мәктәп линейкалары булмаячак. ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хакта Сергей Кравцов болай диде:
– Без аларны аз гына башка форматта уздырачакбыз, әмма мәктәп укучылары мәктәпләргә киләчәк, укытучылар мәктәпләргә килер һәм белем бирү процессы башланыр дип өметләнәбез.
Шул ук вакытта Белем көненең нинди форматта узачагы әлегә билгесез. Мәгариф министрлыгы көндезге уку форматыннан баш тартырга җыенмауларын белдерде.
Конференция нәтиҗәләре буенча, мәктәпләр көндезге уку форматыннан баш тартмаячаклар. Балалар мәктәпкә барып укыячаклар. Уку башында барлык укучылар да тест форматында диагностика узачак.
Роспотребнадзор чыгарган карар буенча, коронавирус инфекциясе таралу очракларын булдырмас өчен, укучылар арасында элемтәне мөмкин кадәр киметүне таләп итә. Мәсәлән, бер сыйныфның дәресләр расписаниясе икенче сыйныфның расписаниясе белән кисешмәслек итеп төзелергә тиеш.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев