Логотип Идель
Яңалыклар

10 АВГУСТКА ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда яңа атна яңгырлар һәм көчле җил белән башланып китәчәк.

Татарстанда яңа атна яңгырлар һәм көчле җил белән башланып китәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.


"Татар-информ" архивы
 

Көн болытлы булачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

«Көнчыгыш районнарда урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Төнлә һава температурасы +8..+13 градус тәшкил итәчәк, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +18..+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев