Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    10 МЕҢНЕ - ВАКЫТЫННАН АЛДА!

    РФ президенты Владимир Путин мәктәп укучыларына тиешле 10 мең сум акча түләүне вакытыннан алда бирә башларга кушты, ягьни, акчалар дүшәмбедән, 2 августта ук күчерелә башлаячак.

    Дәүләт башлыгы искә төшергәнчә, кабул ителгән карарлар нигезендә һәм 2021 елның 2 июлендә чыгарылган  "алты яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган, мәктәпләрдә белем алучыларга - инвалидларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларга бер тапкыр түләнә торган акча бирү" указы буенча 16 августка кадәр бирү планлаштырылган иде.

    Путин "кешеләр ашыкмыйча гына, 1 сентябрьдән балалар мәктәпкә бүгенге таләпләргә туры китереп җыена алсын өчен" бу түләүне вакытыннан алда күчерергә йөкләде.

    Реклама

    Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдергәнчә, Россия Пенсия фонды (ПФР) түләүләрне дүшәмбедән үк башларга әзер- "Система әзер, акчалар җиткерелгән, дүшәмбе көнне 17 миллион балага акча күчерәчәкбез".

    "Пенсия фондына 12 миллион 400 мең ата-анадан гариза килде. 16,5 миллион балага карата түләүләр билгеләү турында карар кабул ителде", - дип ачыклык кертте министр. Тулаем алганда, ата-аналар 204 миллиард сумлык 20 миллион мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бер тапкыр түләнәчәк.

    Чыганак: Шәһри Казан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы