Логотип Идель
Яңалыклар

“100 еллык – журналистлар сурәтләвендә” дигән конкурста "Идел" журналисты призер булды!

Узган елның соңгы көннәрендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “100 еллык – журналистлар сурәтләвендә” дигән иҗади конкурс тәмамланды һәм аның җиңүчеләре игълан ителде.

Узган елның соңгы көннәрендә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “100 еллык – журналистлар сурәтләвендә” дигән иҗади конкурс тәмамланды һәм аның җиңүчеләре игълан ителде. 

Конкурс  2020 елның  25 сентябреннән 30 декабренә кадәр ТАССРның 100 еллыгы сайтында (100tatarstan.ru)  үткәрелде. Анда республиканың олы юбилеена багышлап  басма, электрон матбугатта, телевидениедә дөнья күргән журналист материаллары катнашты. 

“2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителүгә, массакүләм мәгълүмат чараларында тантаналы чараларга, республика тарихында зур роль уйнаган әһәмиятле вакыйгаларга һәм күренекле шәхесләргә багышланган бик күп материаллар дөнья күрде. Без журналистларга сайт битләрендә үзләренең иң яхшы эшләрен урнаштырырга, ә укучыларга әлеге кызыклы тарихлар белән танышырга һәм иң ошаганнары өчен тавыш бирергә тәкъдим итәбез.  Бер мәгълүмат чарасыннан бер генә материал кабул ителә”, диелгән иде конкурс нигезләмәсендә.

Оештыручылар билгеләвенчә, конкурсның максаты  – ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм массакүләм мәгълүмат чараларында  басылган материалларны популярлаштыру иде. Журналист язмалары конкурс сайтында татар һәм рус телләрендә урнаштырылды. 

Җиңүчеләр  ачык тавыш бирү юлы белән, татар һәм рус телендәге сайтлар буенча аерым билгеләнде, ягъни һәр катнашучы өчен сайтка керүчеләр тавыш бирде.

Оештыручылар мәгълүматыннан күренгәнчә, 100tatarstan.ru ресурсында конкурс эшләре өчен барлыгы 8,1 мең тавыш бирелгән. Укучылар фикере буенча, җиңүчеләр  исемлеге түбәндәгечә: 

татарча яза торган журналистлар арасында

1 урын – Гөлназ Зарипова, «Авыл офыклары» газетасы; 
 2  урын – Рузия Сафиуллина, «Идел» журналы;
 3 урын – Динара Гобәйдуллина, «Әгерҗе хәбәрләре» газетасы, Әгерҗе шәһәре

русча яза торган журналистлар арасында

1 урын – Зөлфия Хәким, «Сәфәр» газетасы, Сочи шәһәре; 
2 урын – Ризилә Корбанова, «Хезмәт даны» газетасы, Кукмара шәһәре; 
3 урын – Вячеслав Дементьев, «Бугульминская газета», Бөгелмә шәһәре.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган, әлегә бердәнбер журналистлар эшләре конкурсын  “ТАТМЕДИА” АҖ нең  “Татарстан” журналы редакциясе  оештырды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев