Логотип Идель
Яңалыклар

11 ел эчендә - ярты миллионнан артык агач

Казан – шәһәр урамнарында автотранспорт санына караганда яңа агачлар саны бермә-бер арткан шәһәр

2021 елда Казанда 26,5 мең агач һәм 13,2 мең куак утыртылды, дип хәбәр итте Казан Мэры Илсур Метшинга Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов узган ел нәтиҗәләре буенча еллык хисап барышында. Шулай итеп, 11 ел эчендә, 2011 елдан башлап, Татарстан башкаласында 543,2 мең агач утыртылган – бу шәһәр өчен яңа «яшел рекорд».

«Казан – шәһәр урамнарында автотранспорт санына караганда яңа агачлар саны бермә-бер арткан шәһәр, – дип ачыклык кертте И.Метшин. – Ун ел элек вәзгыять башка иде, машиналар саны агачлар саныннан күбрәк булды, ул вакытта әле машиналар да бүгенге белән чагыштырганда 1,5 тапкырга кимрәк иде. Шул вакытта без агач утырту темпларын арттыру максаты куйдык һәм бүген моның нәтиҗәсен күрәбез».

Исегезгә төшерәбез, Казанда 460 мең автомобиль бар.

Традицион еллык хисапта Башкарма комитетта төзекләндерү мәсьәләләре өчен җавап бирүче җитәкче урынбасары Игорь Куляжев катнашты.

Чыганак: kzn.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев