Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Соры хезмәт хакы

    11 ИЮЛЬДӘН ИҢ ИЗГЕ КӨННӘР БАШЛАНА

    11 июльдә Зөлхиҗҗә ае башлана. 20 нче июльгә кадәр ун көн елның иң хәерле, иң саваплары көннәре дип исәпләнә.

    Реклама

    Бу көннәрдә ураза тоту бик саваплы санала. Хәдисләрдә китерелгәнчә, бу көннәр савап ягыннан башка вакыттагы бер еллык нәфел гыйбадәте савапларына ирештерүе мөмкин. 19 нчы июль – Гарәфә көне. Бу көнне тотылган ураза ике еллык, ягъни үткән һәм әлеге елның гөнаһлары гафу ителүенә сәбәп була ала. 10 нчы зөлхиҗҗә – Корбан гаетендә корбан чалу бәндәне Аллаһка якынайта, бөек савапларга ирештерә. Изге көннәрнең кадерен белик, изге гамәлләр кылырга тырышыйк! Фатыйма Фаткуллина, Уфа шәһәренең «Ихлас» мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе.
     

    Чыганак: "Өмет" газетасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы