Логотип Идель
Яңалыклар

«1100 еллык форумы»нда көнүзәк социаль проектлар белән 100-гә якын мөселман катнаша

2022 елның 23-31 июлендә Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. «1100-еллык форумы»нда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла.

2022 елның 23-31 июлендә Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. «1100-еллык форумы»нда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Бүгенге көндә форумда Казахстан кебек чит илдән, шулай ук Россия төбәкләреннән – Татарстаннан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Оренбург, Екатеринбург, Тубыл һәм Чабаксар шәһәрләреннән, Кемерово, Пенза өлкәләреннән һ. б. 100-гә якын егет һәм кыз катнашырга теләк белдерде. Форумга гаризалар 2022 елның 10 июленә кадәр кабул ителә.

Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә узачак. Җыенны оештыручылар – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды. Форумның Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган булуын исәпкә алып, тарихи һәм дини өлкәләргә зур игътибар бирелә. Моннан чыгып, җыен программасы тарихи, дини һәм проектлау блокларыннан тора.

Форумның төп максаты – җыенда катнашучыларга Идел буенда һәм Россиядә ислам тарихы буенча фәнни-танып белү лекцияләре, Болгар җиренең истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр аша Идел буе Болгары халыклары тарихы һәм мәдәнияте кыйммәтләрен җиткерү. Форумның төп бурычлары: Россиядә һәм Идел буенда Ислам тарихы турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү; яшьләрнең шәхси, иҗади, рухи-әхлакый үсеше өчен кирәкле шартлар тудыру; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту; ата-бабаларыбыз турында яңа тарихи фактларны белү аша гомумкешелек мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрне үстерү; туристик, туган якны өйрәнү һәм башка эшчәнлеккә җәлеп итү.

Моннан тыш, мөселман җыены Россия өммәте файдасына социаль проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы да булачак, ягъни яшьләрне Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәтәчәк: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге — социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу. 

Форумда катнашырга теләк белдерүчеләрдән килгән социаль проектлар исемлеге шактый зур һәм төрле: алар үз халкыңның тарихын һәм туган телен өйрәнү; мөселман яшьләр мохитен үстерү һәм ныгыту; мөселман гаиләсе; балалар һәм өлкәннәргә рухи, интеллектуаль һәм физик тәрбия бирү; хәйрия оешмалары эшчәнлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү һәм актив катнашу кебек өлкәләрне колачлый. Яшь мөселманнар шулай ук спорт уеннары һәм очрашулар кысаларында мөселманнарның берләшүе; сәяхәтләр һәм сәфәрләр аша тулы канлы шәхес тәрбияләү; мөселман балалары өчен хәләл ял оештыру; тарихи күзлектән чыгып ислам кыйммәтләрен популярлаштыру; метро станцияләрендә һәм вокзалларда тәһарәт алу бүлмәләрен ачу; университетларда һәм Казан мәктәпләрендә намаз уку бүлмәләрен булдыру һ.б. темаларга кагыла. Социаль проектларның тулы бер блогы дин нигезләрен өйрәнүгә; Кәлам Шәрифне аңлау максатыннан, гарәп әдәби телен өйрәнүгә һәм үзләштерүгә; мөселманнарның көндәлек тормышына Коръәннән Аллаһның нәсыйхәтләрен кертүгә багышланган.

Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган. Дөньякүләм танылган шәехләрнең һәм мөгаллимнәрнең дәресләрен тыңлау яшьләрнең дини һәм тарихи белемнәрен баетачак. Лекцияләр һәм практикумнар шәхси социаль проектларны оештырып җибәрергә ярдәм итәчәк. Форумда мөселман яшьләре яңа дуслар һәм социаль башлангычларны гамәлгә ашыру өчен фикердәшләр таба алачак.

Җыенда педагогика фәннәре докторы, Әл-Әзһәр университетының Чыгарылыш лигасы каршындагы Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе, ислам хокукы һәм гакыйдә буенча әйдәп баручы белгеч, шәех Хамделлаһ Хафиз Ибраһим (Мисыр, Каһирә); Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге җитәкчесе урынбасары, Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү буенча ресурс үзәге эксперты, К(И)ФУның Инновацион үсеш идарәсе башлыгы Антон Дыганов; икътисад фәннәре кандидаты, Ак Барс Банк каршындагы Корпоратив университетның бизнес-тренеры, Талантлар университетының үсеш буенча тренер-эксперты, Чистай мөхтәсибәтендә грантлар буенча белгеч Әлфия Җаббарова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Форумга әзерлек һәм кандидатларга гаризаларны тутырырга ярдәм итү максатыннан, махсус платформада спикерлар катнашында турыдан-туры эфирлар уза.

Чыганак: ДУМ РТ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев