Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2829
      0
      6

    111 МӘКТӘП КАРАНТИНГА ЯБЫЛГАН

    Россиядә грипп белән авыручылар арту сәбәпле, 111 мәктәпне карантинга яптылар. Бу турыда Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

    «Россия Мәгариф министрлыгы күзәтү мәгълүматлары буенча, ковид инфекциясе сәбәпле түгел, ә сезонлы грипп аркасында 111 мәктәп (барлык мәктәпнең 0,13 проценты) ябылган. 34 мәктәп штатлы режимда эшли башлаган. Кайбер мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына карантинга җибәрелгән», — дип сөйләделәр министрлыкта.

    Авыру очраклары, нигездә, мәктәптә эшләүче өлкәннәрдә ачыкланган. Укучылар арасында авыручылар сирәк, диделәр ведомствода.

    Карантин чаралары кайбер мәктәпләргә генә кагыла, чөнки авыручылар саны сезонлы күрсәткечләрдән артык түгел. Узган атна ахрында коронавирус аркасында Россиядә 94 мәктәп ябылды, 34 уку йорты карантиннан чыкты, дип хәбәр иттеләр министрлыкта.

    tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр
    • Журналга онлайн язылу