-
«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды. "Сәләт" ул – кайтасы килгән урын
-
Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
12 майдан соң үзизоляция режимына нинди үзгәрешләр керәчәк?
12 майдан Татарстанда автосалоннар, ЗАГСлар һәм 400 кв метрга кадәрле гипермаркетлар эшли башлый.
Татарстан хакимияте коронавирус таралышы шартларындагы үзизоляция режимы хакындагы карарын яңартты. Тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча укып була.
Министрлар кабинеты карарында үзизоляция режимын сакларга, бик зур ихтыяҗ булмаганда, өйдән чыкмаска, башка кешеләр белән күрешүләрне максималь киметергә тәкъдим итә.
12 майдан исә үзгәрешләр керә. Мисал өчен, берәмләп сату һәм хезмәт күрсәтү җирләрендә, шулай ук транспортларда, таксида, җәмәгать урыннарында маскасыз яки респираторсыз һәм перчаткаларсыз булу тыела.
Халыкка спорт һәм балалар мәйданчыкларында булырга ярамый. Шунда эшләргә тиеш булган оешма эшчеләренә бу тыю кагылмый.
Алда әйтеп узганча, ЗАГСларга бару рөхсәт ителә, ләкин монда бер искәрмә бар: никахны теркәү вакытында 10ннан артык кеше булмаска тиеш.
Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк яки хроник авырулары булган кешеләргә өйләрендә тору киңәш ителә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз