Логотип Идель
Яңалыклар

18 мөмкинлек, 13 алтын медаль: Татарстан көрәшчеләре уңышы

Көрәш буенча Казанда узган Россия беренчелегендә Татарстан көрәшчеләре 18 мөмкинлектән 13 алтын медаль яулады. Гомумән, ярышта катнашкан бер генә көрәшчебез призерлар арасына кермәде.

Көрәш буенча Казанда узган Россия беренчелегендә Татарстан көрәшчеләре 18 мөмкинлектән 13 алтын медаль яулады. Гомумән, ярышта катнашкан бер генә көрәшчебез призерлар арасына кермәде.

Россия беренчелегенең 15-16 яшьлек егетләр арасындагы нәтиҗәләре хакында без беренче көнне үк хәбәр иткән идек. Кызганыч, 17-18 яшьлекләр арасындагы нәтиҗәләре бары тик бүген генә билгеле булды. Анысы да Татарстан көрәш федерациясе эшләгән. Без, әлбәттә, гадәт буенча республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллиннан әлеге ярышлар турында комментарий алдык.

- Гомумән алганда, ярыш нәтиҗәләреннән канәгать калдым мин, - дип башлады сүзен башкарма директор. - Татарстан командасы бик бердәм булды, шунысы куандырды. Тренерларыбыз да - Илһам Волков белән Илдар Ермолаев үз эшләренә җаваплы карадылар, егетләр өчен, нәтиҗәләр өчен янып-көеп яшәделәр.

Шуннан соң Равил Гарифуллович һәр үлчәүгә, һәр көрәшчебезгә тукталып үтте. Яшьләр арасында 45 кг.га кадәр үлчәүдә җиңү яулаган Илназ Хәмидуллинны ул "Аллаһы Тәгалә үзе безгә китереп бирде", дип билгеләп үтте. Әлкидән Илдар Әхмәров шәкерте бер көндәшенә дә артык мөмкинлек калдырмаган. 50 кг.га кадәр категориядә чыгыш ясаган Әлмәт спортчысы Рубин Раджабов - гаҗәеп яшь көрәшчеләрнең берсе. Кызык бит, моннан ике еллар элек ниндидер ярышта ул яше дә җитмәгән килеш, үзеннән өлкәнрәкләрне отып чыга. Сүзе дә була, әлбәттә, ләкин быел инде ул үз яшьлекләре белән дә көрәшеп, лаеклы җиңү яулаган.

55 кг.га кадәр чемпион калган Азимҗан Котбетдинов - таҗик малае. Шуңа да карамастан, көрәшне үз иткән, Илһам Волков җитәкчелегендә шөгыльләнә һәм Россия чемпионы исемен яулый. Мөгаен, киләчәктә әлеге егетне дөнья чемпионатларында катнашу өчен Таҗикстан вәкилләре дә чакырыр. 60 килолылар арасында чемпион калган Рафаэль Хәсәншин хәтта үзе кебекләр арасында да бала булып күренә икән. Шуңа да карамастан, "Руслан Нургалиев белән Рузил Ганиев мәктәбендә шөгыльләнүче егет барысын да отуга иреште". Шулай итеп Р.Хәйруллин татар көрәшенә Нургалиев һәм Ганиев мәктәбе дигән төшенчә кертте.

65 килода Оренбург егете Рафаэль Бильданов лаеклы җиңү яулый. Бу үлчәүдә Татарстаннан Рүзәл Тимергалиев өченче урында кала. 70 килолылар арасында танылган тренер Илсур Нәҗмиевның тагын бер шәкерте - Инсаф Кәримуллин чыгыш ясый һәм барлык көндәшләрен дә диярлек чистага сала.

75ләр арасында чемпион калган керәшен егете Вадим Васильев әле кайчан гына Зәй өчен көрәшә иде, хәзер инде Чаллыда, "Витязь" спорткомплексында шөгыльәнә икән. 80дә катнашучылар күп булмый, шуңа да Казан егете Рүзәл Багировка чемпион калу өчен ике тапкыр көрәшү дә җитә. Авыр үлчәүдә исә Татарстан вәкиле Илмир Хәсәншин беренче әйләнештә үк чемпион калган Башкортстан егетенә оттыра. Тренеры Илнар Гәрәев шәкертен күпме генә уянырга чакырса да, Илмир уянып бетә алмый.

17-18 яшьлек егетләр арасында безнекеләрдән бер генә көрәшчебез медаль яулый алмыйча кала. 55 кг.да Инсаф Габдрахманов барлык көндәшләрен отып, лаеклы җиңүгә ирешә. 65 кг.да чыгыш ясаган Теләче егете Эмиль Мавлин Татарстан беренчелегендә дә, Россиядә дә барлык көрәшчеләрне чистага откан. 70тә чемпион калган Искәндәр Гарифҗановны башкарма директор кыскача гына бәяләде: Әлмәт мәктәбе үзенең көчен раслады.

75ләр арасында Тукай районы вәкиле Илназ Рамазанов финалда көндәшен 3:0 исәбе белән отып барса да, тагын, тагын һөҗүмгә бара һәм аркасына яткан өчен өч тапкыр кисәтү белән "бүләкләнә". Сүз уңаеннан, Илназ - былтырга Россия чемпионы.

Былтыргы чемпионнарның тагын берсе - Динар Әүхәдиев та быел үз көчен, осталыгын раслый алган. 85ләр арасында икенче калган Булат Юнысов шулай ук финалда отып барган, ләкин алга таба Башкортстан егете икешәр баллар алып, җиңеп чыга.

90 килолылар арасында көрәшкән Актаныш егете Фарис Хуҗин соңгы араларда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы исемен яулаган иде. Инде менә татарча көрәштән дә башта Татарстан, аннан Россия беренчелеген ота. Финалда ул узган елгы чемпион Андрей Пятачковка бернинди мөмкинлек калдырмаган. Авыр үлчәүдәге Альберт Сәхәбиевны инде хәзер үк иң өметле көрәшчеләребезнең берсе дип атарга буладыр. Быел ул өченче тапкыр рәттән Россия чемпионы булып танылды. Афәрин!

Менә шундый хәлләр.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев