-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
18 нче майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак
18 нче майда, Халыкара музейлар көнендә, ТР башкаласы халкы һәм кунаклары «Казан Кремле» музей-тыюлыгына бушлай керә алалар.
«Эрмитаж-Казан» үзәге һәм Татарстанның Табигать тарихы музее кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк. Эш режимы һәм сеанслар графигы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә хәзер берничә күргәзмә уза – Чечен Республикасы музееннан әйберләр коллекциясе һәм «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» экспозициясе тәкъдим ителә.
Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга, шулай ук Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган Terra Bular күргәзмәсе ачылды.
Пушечный двор музеенда В.П.Алабин исемендәге Самара өлкәсе тарихи-туган якны өйрәнү музее фондларыннан «Мушкеттан автоматка кадәр: ату коралы тарихыннан» дигән күргәзмә ачылды. Ул кул ату коралының фитильдән автоматикага кадәр үсеш юлын чагылдыра. Ислам мәдәнияте музеенда «Чулпан Шәрифуллина һәм Әлфия Исхакова шамаилләре» күргәзмәсе традицион шамаил сәнгате белән шөгыльләнүче ике останың иҗаты белән таныштыра.
Бәйрәм программасы Казан Кремлендә «Э-моция» инклюзив студиясеннән Freeктуй перформансын күрсәтү белән тәмамланачак.
Исегезгә төшерәбез, 18 нче майда Казан халкы һәм кунаклары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясына бушлай керә алалар.
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз