Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    19 ЕЛДА ҺӘР ТАТАРСТАНЛЫ МИЛЛИОНЕР БУЛА АЛА

    Күпчелек Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә 1 млн сум туплау өчен 20 елдан артык вакыт таләп ителә.  РИА "Новости" тикшеренүе шуны күрсәткән. Исәпләүләр ай саен төбәктәге медиан хезмәт хакының 10% ын тулыландырыла торган банк счетында җыюны күздә тота.

    Татарстанлыларга миллион җыярга 19,3 ел кирәк. Республика халыкның күп акча җыю мөмкинлеге булган төбәкләр рейтингында 36 нчы урынны алган. Татарстанда 1 млн сумны 30 ел эчендә дә эшли алмаган хезмәткәрләр өлеше 11,5% дип бәяләнгән.

    Реклама

    "Тулаем алганда, 11 төбәктә миллион туплау өчен 15 елдан кимрәк вакыт кирәк, ә 44 төбәктә бу зур сумманы 20 елдан артык җыярга туры киләчәк", - дип билгелиләр аналитиклар.

    Чукоткада миллионны 8 елдан да кимрәк (7,8 ел) вакыт эчендә җыярга мөмкин. Икенче урында Ямал-Ненец автономияле округы (8,6 ел). Әлеге төбәкләрнең лидерлыгы нефть чыгару тармакларында югары хезмәт хаклары белән билгеләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!