-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
19 май - Матбугат көне!
Республикабызда бүген Матбугат көне!
Шул уңайдан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан журналистларын, полиграфистларны, нәшрият хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын әлеге бәйрәм белән котлады.
«Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм — Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлыйм. Бүген журналистлар ил һәм республика өчен катлаулы вазгыятьтә алгы сафта. Ә массакүләм мәгълүмат чаралары хәзерге санитар-эпидемиологик вазгыять, аны тотрыклыландыру һәм халыкка ярдәм итү чаралары турында дөрес мәгълүмат җиткерүнең төп каналларына әверелде.
Сезнең эшегез һәм һөнәри осталыгыгыз зур әһәмияткә ия — үз материалларыгыз белән сез республикабызның бердәмлеген һәм үсеш алуын саклап калуга саллы өлеш кертәсез. Массакүләм мәгълүмат чаралары — хакимият һәм җәмгыять арасында диалогның нәтиҗәле мәйданчыгы ул. Алга таба да халыкка тормышның барлык өлкәләрендә барган процесслар турында оператив һәм дөрес мәгълүмат бирү мөһим.
Республика медиаөлкәсендә һәрвакыт иҗади, талантлы, битараф булмаган, җаваплы кешеләр эшләде. Безнең журналистлар югары профессиональлек, яраткан эшенә тугрылык һәм газиз Татарстаныбыз һәм тулаем ил язмышына битараф булмаган мөнәсәбәт белән аерылып тора. Бу сыйфатлар киләчәктә дә сезнең көндәлек эшегезнең нигезе булыр дип ышанам.
Намуслы хезмәтегез, үз вазифаларыгызга җаваплы каравыгыз, зур иҗади фидакарьлегегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары саклансын, үссен һәм нәтиҗәле эшләсен өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшлибез.
Һөнәри бәйрәм белән сезне! Матбугат көне белән! Барлык иҗади планнарыгызның тормышка ашуын, бетмәс-төкәнмәс илһам, барлык башлангычларда да уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм иминлек юлдаш булуын телим», диелгән котлауда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз