Логотип Идель
Яңалыклар

1943 ЕЛДА ОФИЦЕР ХАТЫННАРЫ ЧИККӘН КАРТИНА

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Корыч гвардия» күргәзмәсен ачу вакытында тамашачыларга реставрациядән соң беренче тапкыр уникаль экспонат күрсәтеләчәк.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында «Корыч гвардия» күргәзмәсен ачу вакытында тамашачыларга реставрациядән соң беренче тапкыр уникаль экспонат күрсәтеләчәк.

«Корыч гвардия» күргәзмәсе Кызыл Армиянең бронетанк гаскәрләренең нигез салыну вакытыннан алып 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенә кадәрле тарихы турында сөйли. Күргәзмә экспозициясендә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан танклар макетлары, фоторәсемнәр һәм документлар, шулай ук Казан шәһәренең «Легион» хәрби-патриотик отряды тарафыннан бирелгән төрле чордагы танк формасы үрнәкләре тәкъдим ителгән.

Реставрациядән соң, тамашачыга беренче тапкыр Милли музей фондларыннан уникаль экспонат – 1943 елның 8 мартында училищега бүләк ителгән Казан танк училищесы офицерларының хатыннары тарафыннан үз куллары белән чиккән картина тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 78 ел тулуга багышланган. Нәкъ менә Сталинград сугышы вакытында беренче тапкыр танк армияләре уңышлы кулланылган, дошманның оборонасын өзгән һәм тиз арада контрһөҗүмгә күчәргә мөмкинлек биргән.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев