Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    2 МИЛЛИОННАН АРТЫК КЕШЕ КОНСТИТУЦИЯГӘ ТӨЗӘТМӘЛӘР КЕРТҮГӘ ТАВЫШ БИРГӘН

       Татарстанда беренче июльгә кадәр 2 миллионнан артык кеше Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш биргән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев әйтте.

    “Шунысын төгәл әйтә алам: тавыш бирү хокукына ия булган гражданнарның күпчелеге тавыш бирде. 30 июнь киченә 2 056 727 кеше тавыш бирде, бу гомуми сайлаучылар санының 69, 85 процентын тәшкил итә”, - ди Андрей Кондратьев.

    Реклама

    Бүген, 1 июльдә, Россиядә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне уза.

    Андрей Кондратьев шулай ук тавыш бирүнең тарих китапларына кереп калачагына шикләнмәнми.

    "Участокларда күрелгән саклагыч чаралар Россиядә беренче тапкыр кулланылды. Бездә шәхси саклану чараларының 10 процентлы запасы бар. Без берничә сәгать дәвамында бу запасны республиканың теләсә кайсы участогына күчерә алабыз. Бу 10 процентлы запас һәр районда бар, алар районның үзәк даруханәсендә саклана», — диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!