-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
20 мең сум акчасы булганнар корбан чалырга тиеш
11 август көнне дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Бу уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.
“Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге – 4.00тә, гает намазы 04:30 сәгатьтә башлана”, – дип сүз алды журналистлар белән очрашуга килгән ТР мөфие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Татарстан Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме быел, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 мең сум итеп билгеләнгән. Ягъни барлык чыгымнарны санаганнан соң, кулында 20 мең сум акчасы булган һәркем корбан чалырга тиеш.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләгән һәркем фондтан сарыклар сатып алып, корбан чалып, аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшыра ала. “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен үзе хәл итә. Сарыкларның бәясе – 8 мең сум. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22.
Казанда барлыгы уналты мәчеттә корбан чалдырырга була. Аларның исемлеге Диния нәзарәте сайтында бирелгән. Сарыкларның күбесе республикабызда үстерелгән. Читтән кертелгәннәрен “Меркурий” программасы буенча ветеринария хезмәте күзәтә. Әгәр кирәкле кәгазьләр булмаса, малларны чалырга рөхсәт итмәячәкләр.
Корбан гаете көнне Казанда һәм республикабызның башка шәһәрләрендә төрле бәйрәм чаралары да узачак. Әйтик, мәркәзебездә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Корбан-фест: җылылык бүләк ит!» шәһәркүләм гаилә бәйрәме оештырыла; Бигиев ур., 36, «Нур-әл-Ислам» мәчетендә балалар бәйрәме; Нагорный бистәсе, «Кечкенә принц» паркында гаилә бәйрәме; Дәрвишләр бистәсе балалар йортында Корбан гаете уңаеннан бәйрәм; Җ.Фәйзи ур., “Гаилә” мәчете территориясендә гаилә бәйрәме үтәчәк. Чаллыда Г.Камал ур., 10А (27/09А) адресы буенча “Хәләл Үзәк” хәләл ярминкә; Менделеев районы Бәзәкә авылы җирлегендә “Фан” чишмәсе янында район күләм Корбан мәҗлесе; Зәйнең Үзәк мәчетендә балалар бәйрәме; Балык Бистәсе районы Таулар авылы мәдәният йортында 150 кеше катнашында Корбан ашы; Әлмәттә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында гаилә бәйрәме булыр дип көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз