-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
200 мәктәп арасында Татарстанның җиде мәктәбе дә бар!
RAEX рейтинг агентлыгы тарихта беренче тапкыр (РАЭКС-Аналитика) мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Русиянең иң яхшы мәктәпләре рейтингын игълан итте. Рейтингның максаты – ИТ өлкәсендәге иң яхшы югары уку йортлары өчен студентларны кайсы мәктәпләр әзерләп бирүен белү иде. Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә иң яхшы мәктәпләр исемлегенә 200 мәктәп керде, шуларның 44е – Русия төбәкләреннән. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мәктәпләре исемлекнең өчтән берен били (71 катнашучы), Новосибирск һәм Санкт-Петербургтан – унар мәктәп, Воронеж өлкәсе һәм Татарстаннан – җидешәр мәктәп.
Рейтингның 16нчы урынында (Татарстан мәктәпләре арасында беренче урын) – Казанның 131нче лицее. Федераль исемлекнең 56нчы юлында – КФУның IT-лицее. Беренче йөзлеккә (99нчы урын) КФУның Лобачевский исемендәге лицее да кергән. 105 урында – Яр Чаллы шәһәренең 26нчы лицее. 126нчы урында шулай ук Чаллы мәктәбе – А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицей. Казанның тагын ике мәктәбе – икенче лицей-интернат һәм 39нчы мәктәп – 169нчы һәм 192нче урыннарда.
Рейтинг төзү барышында 8 меңнән артык Русия мәктәбенең 2018 елда иң яхшы профильле вузлардагы ИТ белән бәйле юнәлешләргә укырга кергән 30 меңгә якын чыгарылыш укучысы турында мәгълүмат җыелган. Тикшеренүләр RAEXның методология принципларына нигезләнә – иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәндә, аларның академик мохиттә абруй казануы исәпкә алына. Шулай ук вузларга кабул итү кампанияләре турында эксклюзив мәгълүмат кулланылган – RAEX агентлыгы аны турыдан-туры югары уку йортларыннан алган.
Рейтингны тулысы белән RAEX (РАЭКС-Аналитика) сайтында карарга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз