-
КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: ЖУРНАЛИСТ ГӘБДЕРӘХИМ ВАФАТ Урыны Оҗмахта булсын!
-
26 апрельдә Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк.
-
Сәләтләрне ачучы “Сәләт” конкурсы 16 апрель көнне Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурс булып узды. Бинага барлык иҗат сөюче һәм, әлбәттә, иҗат итүче яшьләр җыелды.
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
2017 елның популяр китап авторлары акчалата бүләк алачак

16 апрель көнне ТР Милли китапханәсендә “Ел китабы - 2017” бәйгесендә җиңүчеләрне акчалата премия белән бүләклиячәкләр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Милли китапханә фәнни-методик бүлегенең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева әйткән.
“”Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премия тапшырачакбыз. Беренче урынга – 15 мең, икенче урынга – 10 мең, өченче урынга – 5 мең сум. Кызыксындыру бүләгенә лаек булганнарга Татарстан китап нәшрияты сертификатлар тапшыра”, - дигән Зәйнәп Җамалиева.
Исегезгә төшерәбез, конкурста 328 китап катнашты, шуларның 46-сы – чәчмә әсәрләр (проза), 48-е – тезмә әсәрләр (шигърият), 36-сы – балалар әдәбияты, 58-е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 74-е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 66-сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашты.
2019 елның 15 мартында жюри һәрбер номинациядә җиңүчеләрне билгеләде.
Чәчмә әсәрләр:
1 урын Дания Гайнетдинованың «Ялгыз таган»;
2 урын Фарсель Зыятдиновның «Ата күңеле балада...»;
3 урын Рафаил Газизовның «Ачык тәрәзәләр» китапларына бирелде.
Рөстәм Галиуллинның «Васыять», Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.
Тезмә әсәрләр:
1 урынны Разил Вәлиевнең «Шагыйрь=Поэт=The poet»;
2 урынны Фәнис Яруллинның «Сөю бит ул картаюны белми»;
3 урынны Гәрәй Рәхимнең «Мин – табылдыклар өстәле» китаплары алды.
Рафис Корбанның «Дуслар җыры» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Балалар әдәбияты:
1 урынга Гүзәл Әдһәмнең «Әбием кем исемле?»;
2 урынга Нурия Сәйярнең «Әтәч менгән киртәгә»;
3 урынга Илүсә Нәбиуллинаның «Батыр керпе» китаплары чыкты.
Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Рус телендә чыккан матур әдәбият:
1 урын Фирүзә Җамалетдинованың «Рассказы»;
2 урын Аяз Гыйләҗевнең «Давайте помолимся!»;
3 урын Ольга Иванованың «Нурсолтан» китапларына бирелде.
Равилә Шәйдуллина-Моратның «Ялантау» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1 урынга Нурмөхәммәт Хисамовның «Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе»;
2 урынга Фираз Харисов белән Чулпан Харисованың «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек»;
3 урынга Туфан Миңнуллинның «Безгә бер җыр кирәк» китаплары чыкты.
Нурзия Сергееваның «Тылсымлы бизәк=Магия узора» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1 урынны Булат Солтанбәковның «Гумер Усманов»;
2 урынны Азат Әхмәдуллинның «Фатхи Бурнаш»;
3 урынны Рушан Шәмсетдиновның «Живопись. Графика» китаплары алды.
Сергей Беловның «Татарские промышленники», Руслан Бушковның «Казанское угощение» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз