ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
Әбиләр чуагы кайчан булачак? Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый.
-
Казанда Михаил Девятаевка багышланган күргәзмә ачыла Күргәзмә белән 13 ноябрьгә кадәр танышып булачак.
-
Балалар республика клиник хастаханәсе территориясендә Медиклар аллеясы барлыкка килде Аллеяда Татарстанның күренекле балалар табибларының алты бюсты урнаштырылган.
-
Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлаячак Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
Видео
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
2018 елда Татарстанда 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен грантлар алган
Республикага эшкә килгән табибларга Татарстан Хөкүмәте яшәү һәм эш урыны белән ярдәм итә.
Үткән ел Татарстанга эшкә кайткан 135 табиб торак шартларын яхшырту өчен республика Хөкүмәтеннән 500 мең сум күләмендә грант алды һәм медицина учреждениеләренә эшкә урнаштырылды.
2014 елдан алып ТР Хөкүмәтеннән барлыгы 818 табибка грант бирелде, шул исәптән 524 белгеч Россиянең башка төбәкләреннән җәлеп ителде.
Сырхауханәләргә 450 белгеч эшкә урнашты, алардан 135 табиб - аеруча ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча: мәсәлән, анестезиолог-реаниматологлар, инфекционистлар, неонатологлар, психиатрлар, суд-медицина экспертлары һәм фтизиатрлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз