-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
2019 югалтулар елы...
Үтеп баручы 2019 елда татар халкы зур югалтулар кичерде. Танылган шәхесләребез, язучы, сәнгать эшлеклеләре, шәхесләребез китеп барды. Аларны хөрмәт белән искә алыйк.
16 гыйнвар, танылган җырчы Илһам Шакиров, озакка сузылган көчле авырудан соң, 84 яшендә вафат булды. Татарстанның халык артисты, Республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1970). Яңа татар бистәсе зиратының үзәк аллеясында җирләнгән.
26 июнь, ТАССРның халык артисты, К.Тинчурин театры артисты Һаҗәр Шәкүрова 79 яшендә вафат булды.
30 июнь. Татар драматургы, актер Әмир Камалиев вафат булды. Аңа 59 яшь иде.
29 ноябрь, ТАССРның халык артисты, опера артисты, камера җырчысы, педагог, режиссер Рафаэль Сәхабиев вафат булды.
3 декабрь, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова 76 яшендә вафат булды.
Артистларыбызның урыннары җәннәттә булсын! Искә алуыбыз рухларына дога булып барып ирешсен!
Киләсе елыбызда югалтулар әзрәк булса иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз